ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә тотрыклы җылы һава торышы һәм кар катламы төшү, шулай ук урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы ярдәмендә Татарстан Республикасы ландшафт территорияләрендәге термик нокталарны ачыклау белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 31.03.2023 № 176-осн боерыгы нигезендә 01.04.2023 елдан Татарстан Республикасы чикләрендәге урман фонды җирләре территориясендә янгын куркынычы сезоны ачылды. Урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан, түбәндәгеләрне искә төшерәбез.

Электр энергиясен экономияләү аны куллануны дөрес исәпкә алудан башлана. Фатирда электр энергиясен исәпкә алу өчен ике яки өч тарифлы электрон счетчиклар кулланыгыз. Күп тарифлы счетчикларны куллану электр энергиясенә түләүләрне 30%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Көнкүрештә энергия ресурслары чыгымнарын киметүнең тикшерелгән ысулы - экономияле электр приборларын куллану. Заманча энергияне сак тотучы көнкүреш техникасын махсуслаштырылган кибетләрдән сатып алырга кирәк.

Яз көне, юллар кардан азат ителгәндә, автомобиль сөючеләр алдында «кышкы» резинаны «җәйге» резинага алыштыру бурычы тора. Шиннарны идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 декабрендәге 1958 номерлы карары белән расланган. Кагыйдәләр идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле шиннарны маркировкалау үзенчәлекләрен, шулай ук идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкалау кертелгәнче җитештерелгән һәм идентификация чаралары белән маркировкаланмаган күрсәтелгән шиннарны гамәлгә ашыру тәртибен билгели. Шина заводлары продукция белән теләсә нинди операцияләр турында мәгълүматны «Честный знак» системасына тапшыра. Барлык номенклатура системага тасвирлама белән бергә эләгергә тиеш. Тыю кертелгән: • маркировкасыз тәгәрмәчләр җитештерү; •маркировкаланмаган товарларны әйләнешкә кертү; •datamatrixсыз продукция сату. Импортерлар шулай ук "Честный знак " системасына барлык башкарылган операцияләрне тапшырырга тиеш.

Россия Банкы 2023 елның 16 февралендәге 59-3-4/9156 номерлы хатында кредит килешүләре (заем килешүләре) төзегәндә кулланучыларны тиешенчә хәбәр итмәү аларны куллану кредиты алу максатында өстәмә түләүле хезмәт сатып алу кирәклеге турында ялгыш фикергә кертү куркынычын күрсәтә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырылды. Халыктан шалтыратулар 8(84374)3-52-89, 3-17-04 телефоннары буенча көн саен (дүшәмбедән җомгага кадәр) 08.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә. Барлык сораулар буенча белгечләр тарафыннан аңлатмалар биреләчәк.


2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Нәфис гимнастика буенча Buinsk Stars Open төбәкара турнирының яшь катнашучысылары Буада Россия Федерациясе гимнын бердәм башкарды. Видеоны социаль челтәрләрдә район башлыгы Ранис Камартдинов урнаштырды .


1
апрель, 2023 ел
шимбә

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерциячел булмаган секторын үстерү комиссиясе «Игелекле Казан»  коммерцияле булмаган оешма белән берлектә мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләре өчен кайнар линия үткәрә.


31
март, 2023 ел
җомга

 

Буа районының Күшке авылында халыкка беренчел медицина ярдәмен камилләштерү буенча  республика программасы  кысаларында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада район башлыгы Ранис Камартдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин катнашты.

1 апрельдән территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.

Ләкин буалылар 1 апрельне дә көтмичә "өмәгә" чыктылар. Шулай итеп, Боерган авыл территориясен чистартуга беренчеләрдән булып Васильева Лариса Петровна чыкты, ул Боерган авыл җирлеге Советының иң тәҗрибәле һәм актив депутатларыннан берсе. Аңа ФАП хезмәткәре һәм җирле кибет хезмәткәре дә кушылды.

2023 елның  апрель аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International