Куркыныч агрометеорологик күренешләр: фаразланмаган. Начар метеорологик күренешләр: 2022 елның 1 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш җилнең кыска вакытлы урыны белән 15-20 м/с кадәр көчәюе, яшен көтелә. 31 августта 18 сәгатьтән 1 сентябрьнең 18 сәгатьенә кадәр болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с тизлектә, яшен вакытында җил 15-20 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.Төнлә минималь һава температурасы +14..+18С. Көндез максималь һава температурасы +25..+30С. 1 сентябрьнең18 сәгатьтән 2 сентябрьгә кадәр аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр. Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +10..+15С. Көндез максималь һава температурасы +17..+22-С. 2 сентябрьдә 18 сәгатьтән 3 сентябрьнең18 сәгатенә кадәр үзгәрүчән болытлы. Явым-төшем юк. Җил көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +3..+8С. Көндез максималь һава температурасы +14..+19С. 3 сентябрьдә 18 сәгатьтән 4 сентябрьнең18 сәгатенә кадәр аязучан болытлы. Явым-төшем юк. Җил көнбатыштан 3-6м/с. Төнлә минималь һава температурасы +8..+10С. Көндез максималь һава температурасы +11..+14С. 5 сентябрьдә 18 сәгатьтән 6 сентябрьнең18 сәгатенә кадәр аязучан болытлы. Явым-төшем юк. Җил көнбатыштан 2-7м/с. Төнлә минималь һава температурасы +7..+10С. Көндез максималь һава температурасы +13..+15С. 6 сентябрьдә 18 сәгатьтән 7 сентябрьнең18 сәгатенә кадәр аязучан болытлы. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан 2-5м/с. Төнлә минималь һава температурасы +8..+10С. Көндез максималь һава температурасы +12.+15С.
(https://meteoinfo.ru сайты буенча)
25-27 августта «Вертолетный» утравында «Киләчәккә курс» актив мәктәбе узды.
Казан, Буа, Арча, Әлмәт һәм Тәтеш районнары активистлары өч көн дәвамында яшьләр сәясәтендә эшләү өчен кирәкле яңа күнекмәләрне үзләштерделәр.
«Форпост» үзәгендә тәрбияләнүчеләр команда эше, социаль челтәрләрдәге этика, коллективтагы эшнең психологик аспектлары буенча тренинглар үткәрделәр. Шулай ук командалар спорт ярышларында катнаштылар һәм иҗади номерлар куйдылар.
«Киләчәккә курс» активы мәктәпләре циклы көз көне дәвам итәчәк. Киләсе сменалар оешманың яңа активистлары һәм «Форпост»ка керергә теләүчеләр өчен узачак.
Буада йорт яны территорияләрендә капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан күп фатирлы йортлар ишегалларында бәйрәмнәр дәвам итә.
К. Зыятдинов урамындагы 8 нче, 10 нчы йортларның яңартылган ишегалдында яшәүчеләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов сәламләде.
Мәдәни үсеш үзәге үзешчәннәре бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Балалар белән спорт уеннары һәм аппликацияләр ясау буенча иҗади остаханә үткәрелде.
Шул йортларда яшәүчеләр район җитәкчелегенә башкарган эшләре, әлеге чараны оештыручыларга яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерде.
Оксана Синчугова - Буа шәһәрендә туып үскән, ул 2022 елның 15-19 августында Кырымда «Таврида.Арт» масштаблы фестивале кысаларында узган яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан үткәрелә торган Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булды. Яклап алуга кадәр җибәрелгән 256 проектның 36сы финансланган, шул исәптән Оксананың проекты.
Түләүсез юридик ярдәм «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»Татарстан Республикасы Законы нигезендә күрсәтелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Көнчыгыш- Себер линия идарәсенә
түбәндәге бүлекчәләргә белгечләр кирәк:
— җинаятьчеләрне эзләү;
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса
+7 (3952) 63-89-26, 63-89-27, +79148868106 телефоннары аша шалтырытыгыз.
Безнең адрес Интернет челтәрендә: www.вслу.мвд.рф
Кыят авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы көрәш буенча " Үз язмышыңны бозма" исеме астында әңгәмә уздырылды.
Наркомания-безнең заман проблемасы.. Наркотиклар куллану гомерне 2-2,5 тапкыр, ягъни 30-40 елга кыскарта! Дөньяда якынча миллиард наркоман бар. Җирдә яшәүче һәр алтынчы кеше наркомания бәйлелегеннән интегә!
Әңгәмә барышында китапханәче наркотиклар куллану куркынычы турында җентекләп сөйләде. Катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарурлыгы турында уй- фикерләрен җиткерде. Бары сәламәт яшәү рәвеше генә кешене ирекле һәм мөстәкыйль итә, аңлы сайлау мөмкинлеге бирә.
2 сентябрь көнне Ял үзәге "Яшьләр террорга каршы", "Без тынычлык өчен" дигән акция үткәрде.
Акциядә Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты.
Балаларга террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча тематик фильм күрсәттеләр
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында Буа шәһәр Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10 адреслары буенча 2022 елның 08 сентябрьендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты-эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Язылу өчен телефоннар 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59 номерлары буенча
1 - Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы
2 - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
3– Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;;
4 - Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;
5 - Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Степановка, Лашчы тимер юл разъезды, Каенлык;
6 – Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;;
7 - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;
8 - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле;
9 - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Тинчәле, Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган, Күшке;
10 - Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
11 – Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
12 – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;;
13 – Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;
14 – Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Степановка, Лашчы тимер юл разъезды, Каенлык;
15 - Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;;
16 - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;;
17 - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле;;
18 - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Тинчәле, Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган, Күшке;
19 – Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
20 – Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
21 – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;
22 – Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;;
23 – Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Степановка, Лашчы тимер юл разъезды, Каенлык;
24 – Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;
25 - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;;
26 - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле;
27 - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Тинчәле, Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган, Күшке;
28 – Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерүне оештырып кына, санкцияләнмәгән чүплекләр санын шактый киметүгә һәм безнең район торак пунктларында чисталык урнаштыруга ирешергә мөмкин булачак.
Графикны үзгәртү буенча тәкъдимнәр, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча шикаятьләр 8(84374) 3-33-68, 89178700169 телефоны буенча, шулай ук электрон почтага кабул ителә TKO.BUA@yandex.ru