ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта, ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннәнсоң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.

       Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Республиканың 84 100 иминиятләштерүчесе  Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында килешү төзегән.

Булачак пенсионерның язма ризалыгы булган очракта, предприятиенең кадрлар хезмәте Пенсия фондына пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны якланган элемтә каналлары буенча җибәрә.

Гражданнарга шәхси счетларыннан чыгарылма белән танышып барырга кирәк. Моны электрон рәвештә Пенсия фонды  сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле узәккә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бу атна Буада вакыйгаларга  бай булды. Районга дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар, иҗат коллективлары килде. Буа, Апас һәм Тәтеш сәхнәләрендә "Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга" халыкара сәнгать фестивале кысаларында Буа, Чаллы, Әлмәт, Санкт-Петербург, Иран, Казахстан театрлары спектакльләре куела.

9 сентябрьдә шәһәрнең Үзәк паркында фестивальне ачу тантанасы узды. 12 театр коллективы сәхнәдә буалыларның алкышларына күмелде.

- Фестиваль-төбәкнең һәм илнең мәдәни тормышында мөһим вакыйга, республиканы һәм бөтен халыкларны милләтенә һәм диненә карамастан берләштерүче уникаль бәйрәм. Бу фестиваль-милләтара багланышларны үстерүгә һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән үзенчәлекле социаль - мәдәни проект, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Буа шикәрчеләрендә яңа сезон башланды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның  дин әһелләре белән берлектә чөгендер кабул итү пунктының быелгы сезонны  ачу тантанасында  катнашты.

- Без бу мизгелгә ел дәвамында әзерләндек. Завод җитәкчелеге һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан күп көч куелган. Менә бүген без чөгендер кабул итү пунктын эшләтеп җибәрдек. Агымдагы елда Буа шикәр заводы чимал эшкәртүне тәүлегенә 6 тоннага җиткерде. Бу сезонда Буа районы буенча 300 мең тонна чөгендер әзерләргә планлаштырабыз. Игенчеләребезгә уңышны югалтмыйча җыеп алуны, заводка зур күләмдә продукция җитештерүне телим, - дип яза район башлыгы үз социаль челтәрләрендә.

Завод территориясендә чөгендер өемнәре көннән-көн үсә. Бу сезонда завод хезмәткәрләре ел ахырына кадәр эш күләмен үтәргә һәм 100 тоннага якын продукция җитештерергә планлаштыралар.

 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Буа районының 8000 га мәйданында шикәр тамырлары  игелә.

"Татарстан республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге"  "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы хәбәр итүенчә, расланган 2022 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә филиал объектларында планлы ремонт-профилактика эшләрен башкарганда  («ТНВ» телерадиокомпаниясе» АҖ) цифрлы телерадиотапшырулар программаларының тапшыруларын өзеп  торачаклар.

Буада 19 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр,

Ташкичүдә 21 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр

Яңа Чәчкапта 28 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр

Танышу Исәк авылыннан башланды. Кайчандыр юкка чыга башлаган зур авыл соңгы елларда яңа сулыш алды. Анда  мәчет, кибет, кафе-икмәк пешерү, тегү цехы, күркә һәм бройлер чебиләре кош-корт фермасы эшли. Быел аларга Хәсәнҗановларның  гаилә сөт фермасы да өстәлә. Язын Киров өлкәсеннән китерелгән Голштейн токымлы 40 нәселле тана барысы да бозаулаган. Көн саен бер тоннадан артык сөт савалар. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәмис Хәсәнҗанов сүзләренә караганда, киләчәктә сыерлар санын 60-70 кә җиткерү планлаштырыла. Моның өчен барлык шартлар тудырылган – ферма заманча җиһазландырылган, хайваннар өчен урын җитәрлек, чәчүлек җирләре, терлек азыгы әзерләү өчен барлык техника да бар.  Улы Казанда үз бизнесы булган Рәдис, бу эшнең инициаторы. Ә авылдагы барлык башлангычларның чишмә башында торучы– шушы авылда туып-үскән Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров. Марат Готоф улы Әхмәтов  цех, ферма эшчәнлеген югары бәяләде, авылны саклап калу теләге өчен рәхмәт белдерде.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3 нче ел Буа районында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү бара.

2022 елда 16 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Программа ярдәмендә ишегаллары яңартыла һәм заманча күренеш ала.

Бүген Арефьев урамындагы 21, 23 нче йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамлану уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Ишегалды бәйрәменә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев килде.  Ремонт эшләре агымдагы елның май аенда башланды. Кыска вакыт эчендә биредә төзекләндерелгән зоналар барлыкка килде, юл эшләре башкарылды, яңа яктырту җайланмалары куелды, яңа эскәмияләр урнаштырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды.
 


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Район башлыгы Ранис Камартдинов берничә төзелеш һәм капиталь ремонт объектында булды.

Бүген  ул Мөкерле авыл клубына барды, анда түбәне алыштыру эшләре бара. Авыл клубына бүлеп бирелгән ике катлы бина 70 нче елларда төзелгән. «Объект тулысынча ремонтка мохтаҗ, шуңа күрә алга таба да гамәлдәге программаларга кертәчәкбез. Ябык футбол мәйданын төзү 60% ка тәмамланган. Район мәдәният йортында да эшләрнең якынча 25%ы   башкарылган.

Үзәк паркта хәзерге вакытта шулай ук үзгәртү эшләре бара.. Биредә  ял көннәренә үк  җиһазларны яңа балалар мәйданчыгына урнаштыруны төгәлләү планлаштырыла. Безнең балалар яңа киңлекне югары бәяләрләр дип ышанам», - дип яза район башлыгы үз социаль челтәрләрендә.


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

3 сентябрьдә бөтен ил буенча терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар үткәрелә. Ул вакытта, Беслан фаҗигасе вакытында, берничә йөз кеше үлде, аларның күбесе балалар иде. Өч көн тоткын халендә яшәп, алар эчәр суга тилмерде.  «Тормыш тамчысы» акциясе суны безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә бүлешергә чакыра. Бу-буыннар хәтере, халкыбызның тарихын һәм хәтерен саклау. Лицей-интернат укучылары «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды, аның барышында террорчылык актларының даталарын искә төшерделәр, корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Террорчылык актлары корбаннары истәлегенә һәркем  уч төбенә су җыйды һәм кеше тормышын символлаштыручы үсемлекне сугарды.

Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә  шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан  һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр  юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International