ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

Ел саен алкоголь белән агулану очраклары теркәлә. Эчкечелек проблемасы кешелек барлыкка килә башлаганнан бирле бар иде.

Нигәдер «аноним эчкечеләр» яки эчкечелекне медицина кодлаштыруы оешмалары рәвешендә ярдәм – характердагы йомшаклык билгесе, шәхси тормышка тыкшыну дип санала.

Алкогольне яхшы антидепрессант дип саныйлар, тик ул гомеопатик дозаларда гына, махсус табиб билгеләгәндә генә шулай булырга мөмкин.

Алкоголизм чиген үтеп, артка кайту кыен. Моның өчен көчле теләк, үз өстеңдә эшләү, якыннарының һәм туганнарының ярдәме кирәк булачак.

Сәламәт туклану- үсеш, оптималь үсеш, тулы канлы тормыш эшчәнлеге тәэмин итә торган туклану, диабет, йөрәк авырулары, инсульт һәм яман шешне дә кертеп, сәламәтлек ныгытуга һәм профилактикалауга ярдәм итә.

Гомер буена сәламәт туклану-хәзерге һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген саклауның һәм ныгытуның мөһим элементы, шулай ук актив озын гомерле булу өчен иң мөһим шарт.

 

Россия Хөкүмәте пилот режимында шәхси торак йортлар төзүгә, профессиональ төзүчеләр белән подряд шартнамәсен рәсмиләштермичә, ташламалы ипотека башлап җибәрә. Мондый кредитлар буенча ташламалы ставка еллык 9% тан артмаячак, ә безнең төбәк халкы өчен максималь күләм 6 млн сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, узган ел 117 меңнән артык ипотека теркәлгән, аларның 10 меңнән артыгы торак йортларга, 35 меңе җир кишәрлекләренә.

"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2002елның 28 маендагы  N 145-ФЗ номерлы  Федераль закон белән РФ КоАПның 14.8 статьясы кулланучы белән шартнамә төзүдән, үтәүдән, үзгәртүдән яисә өзелүдән баш тарткан өчен, кулланучының шәхси мәгълүматларны бирүдән баш тартуына бәйле рәвештә, кулланучы белән шартнамәне төземәүдән, үтәүдән, үзгәртүдән яисә өзгән өчен, административ җаваплылык билгели торган 7 нче өлеше белән тулыландырылды, әгәр шәхси мәгълүматларны бирү федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актлар нигезендә мәҗбүри булса яисә кулланучының килешүенең үтәлеше белән турыдан-туры бәйле.

 Күрсәтелгән хокук бозуны кылу түбәндәге административ штраф салуга китерә: -вазыйфаи затларга - биш меңнән ун мең сумга кадәр; -юридик затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр. 28.05.2002 елдагы 145-ФЗ номерлы Федераль закон 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге


3
июнь, 2022 ел
җомга

Җәйге сезон алдыннан кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә кулланучыларның хокуклары һәм кунакханә хезмәтләренә ихтыяҗ арту турында, кунакханә хезмәте күрсәткәндә кулланучыларның хокуклары турында исегезгә төшерәбез. Кунакханә хезмәтләре шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан күрсәтелә ала. Кунакханәләр алты категория буенча классификацияләнә: «биш йолдыз», «дүрт йолдыз», «өч йолдыз», «ике йолдыз», «бер йолдыз», «йолдызсыз». Теләсә кайсы категориядәге кунакханәләр өчен үтәлергә тиешле гомуми мәҗбүри таләпләр:

- Юридик зат өчен - исем, адрес һәм эш режимы күрсәтелгән элмә тактаның мәҗбүри булуы; • шәхси эшмәкәр өчен - фамилия, исем, атасының исеме, эшчәнлек алып бару урыны һәм эш режимы, шулай ук дәүләт теркәвенә алынуы;

Автобус туры - туристик продукт, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: туристлар төркемен билгеле бер маршрут буенча автобуста йөртү; тур программасы нигезендә кунакханәләргә урнаштыру; тур программасы нигезендә экскурсия хезмәте күрсәтү; туристик төркем җитәкчесен озата бару. Тур программасы-туристларга билгеле бер эзлеклелек, вакыт, урын һәм хезмәт күрсәтү шартларында күрсәтелә торган хезмәтләр, истәлекле объектлар һәм ял вакыйгалары исемлеге.

 “Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегендә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адреслар буенча: Буа ш.Ефремов ур.135,  2022елның 09 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр” Бердәм көне узачак. “Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “Ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу булачак.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч төрдәге айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Ул артканнан соң йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артачак. 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки 100%) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.

Ранис Камартдинов район басуларының торышын карады. Ул үзенең телеграмма-каналындагы фотосурәтләре белән уртаклашты.

"Буа районы кырларын карауны  дәвам итәбез. Хәзерге вакытта язгы, техник, майлы культураларны чәчү төгәлләнде, алар 67 гектардан артык җир  били. 2 га ярма һәм күпьеллык үләннәр чәчәсе бар. Якындагы берничә көндә эшләрне тулысынча тәмамлау планлаштырыла", - дип яза район башлыгы.

Депутат эше районда аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итүдән башланды. Депутатка сораулар белән декрет ялында булган ике әни мөрәҗәгать итте. Миләүшә Исмәгыйлева, "Демография" милли проектының "мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проектында катнаша аламы, Буа ветеринария техникумында пешекче белгечлеге буенча укый аламы, дип кызыксынды. Мөхәммәтҗанова Алинә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.09.2014 ел, №635 карарына үзгәреш кертү турындагы мәсьәләне күтәрде. Хәзерге вакытта күп кенә эш бирүчеләр хезмәт килешүе түгел, ә түләүле хезмәт күрсәтү килешүе төзи. Мондый килешү социаль контракт шартларына туры килми һәм аның буенча түләүләр туктатыла. Шакир Яһудин барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирде һәм эшкә алды. Шакир Шахмедович Буа муниципаль районының «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды, җәйге сезонга әзерлекне тикшерде, балалар урнашачак корпусларны, хуҗалык бүлмәләрен һәм ашханәне карап чыкты, лагерьда балаларның иминлеген тәэмин итүгә, санитар-эпидемиологик торышына, кадрлар белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International