Ватанны саклаучылар көне алдыннан Адав-Толымбай урта мәктәбенең спорт залында авыл яшьләре, Адав-Толымбай авылы укучылары һәм укытучылары арасында волейбол буенча традицион ярышлар узды. Ярышларда 5 команда: малайлар һәм кызлар командалары, укытучылар, Адав-Толымбай авылының 2 җыелма командасы катнашты. Турнирны тантаналы шартларда оештыручы Вәлиуллин М. И., авыл җирлеге башлыгы Әхмәтҗанов А. Ф. һәм мәктәп директоры Әхмәтшин И. Г. ачып җибәрделәр. Алар турнирда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләделәр. Киеренке ярышларда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны Адав-Толымбай авылы яшьләре җыелма командасы, 2 урынны Адав - Толымбай авылы командасы, 3 урынны укытучылар командасы яулады.
Торак өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең үтемлелеген арттыру бурычларын хәл итү, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары (алга таба – төбәк программалары), «ДОМ.РФ» АҖ торак төзүнең бердәм мәгълүмат системасы базасында «Торак программалары каталогы» (алга таба – Каталог) махсус модуле эшләнде. (https://наш.дом.рф.)
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Инга Шәрипова даими рәвештә «Кар десанты» акциясен оештыра. Бу юлы акциягә Буа ветеринария техникумы укучылары – ФОРПОСТ яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары җәлеп ителде. Акциянең максаты-яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Квалификацияле электрон имза куллануның киң спектрына ия:
- ул барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;
- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтер хисаплылыгын электрон формада бирү» сервисы аша .
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары социаль учреждение хезмәткәрләре белән һөнәри януны кисәтү буенча тренинг уздырганнар.
Чараның максаты-коллективны берләштерүгә ярдәм итү, бер-берсенә ярдәм итү теләге.
"Парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турында" ТР ТС 009/2011 Таможня берлегенең техник Регламентының 3 статьясы нигезендә, Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 23 сентябрендәге карары белән "Парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турында " Таможня берлегенең Техник Регламентын (алга таба – ТС 009/2011), парфюмерия-косметика продукциясен характерлаучы билгеләр түбәндәгеләр:
16 февральдә Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече шәһәрнең Яшьләр паркында скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес үткәрде. Скандинавия таяклары белән йөрү сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә, тормышны озайта. Теләге булган кешеләрне безнең төркемгә чакыралар. Дәресләр шәһәрнең Яшьләр паркында чәршәмбе көнне 15.00 сәгатьтә үткәрелә.
Бүген Буа районы крестьян-фермер хуҗалыклары күрсәткечләре буенча 2021 елга йомгак ясадылар.
Бүген мәдәни үсеш үзәгендә Буа районы крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2021 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы 2022 елга бурычлар билгеләделәр.
Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде. КФХда 2021 елның җитештерү күрсәткечләре турындагы нотык белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов чыгыш ясады.
18 февраль кичендә, 2022 елның 19 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә
- күз күреме 1000 метрга кадәр начарайган буран;
- 15-20 м/с тизлек белән көньяктан көчле җил;
- бозлавык;
- юлларда кар өемнәре, кар боткасы, бозлавык;
- көндез көчле кар, юеш кар көтелә.
Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасының иң яхшы хезмәт отряды» Республика конкурсына йомгак ясалды. «Буа ветеринария техникумы» штабы Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында иң яхшы отряд булды һәм штаб командиры Юнысова Фирая Фәрит кызы студентлар хәрәкәтен үстерүдә иң яхшы хезмәткәр исемен алды.
Иң яхшы отряд байрагын намус белән йөртергә @bvt_buinsk лаек!!! Отрядн лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!!!