ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2022 ел
җомга

Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр 

Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына җир кишәрлекләрен бушлай бирү вакыты бер айдан тәмамлана. Әлеге хокуктан, ягъни җирле үзидарә органыннан сатуларсыз гына кишәрлек алып, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре әгъзалары, шулай ук мондый коммерцияле булмаган оешмаларны үзгәртеп кору юлы белән булдырылган Бакча коммерцияле булмаган ширкәте әгъзалары өлгерергә мөмкин. Шул ук вакытта әлеге оешмалар әгъзалары, җир кишәрлеген бушлай милеккә сатып алу хокукына ия.

Транспорт салымын түләүчеләр булып Россия Федерациясе законнары нигезендә транспорт чаралары теркәлгән затлар таныла.

Физик затларның транспорт салымы Россия Федерациясе территориясендә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар (алга таба – Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнары) тарафыннан бирелә торган белешмәләр нигезендә салым органнары тарафыннан исәпләнә.

1 кагыйдә.  Кулларыгызны сабынлап бик еш юыгыз. Ул - ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юыну вирусларны бетерә. Әгәр кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы тәэсирле дезинфекция чараларыннан (спрейлар, гельләр, салфеткалар) файдаланыгыз. Аларны кулланганда куллану инструкциясенә игътибар итегез! Көнкүреш юу чараларын кулланып, өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез. Өслекне чистарту һәм даими дезинфекцияләү (өстәлләр, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ. б.) вирусларны юк итә.

2022 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

Өй шартларында коронавирус йогышын профилактикалау өчен:

  • өйгә кайткач кулларыгызны антисептик белән эшкәртегез.
  • дезинфекция чарасы белән ишек тоткаларын сөртегез.

Кулларыгызны һәм битләрегезне сабынлап  яхшылап юыгыз.

Көнгә бер тапкыр бинаны дезинфекцияләү чараларын (катив өске-актив матдәләр (ПАВ) кулланып  җыештырыгыз. Бинаны мөмкин кадәр ешрак  җилләтергә кирәк.

Бүген иҗтимагый сәламәтлек саклауның иң актуаль бурычы-Россия Федерациясе халкының иминлеген тәэмин итү. Бу максат белән халыкны коронавирус инфекциясенә массакүләм тестлаштыру үткәрелә. Ул авыручыларны да (авыруның теләсә кайсы стадиясендә), шулай ук симптомсыз йөртүчеләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта берничә төр тикшеренүләр бар. Барлык тикшеренүләрне ике зур төркемгә бүләргә була:турыдан – туры-авыруны ачыклау һәм турыдан – туры-кешенең иммун җавабын ачыклау.

Көчле кар яву, көндез һәм төнлә температура үзгәрү сәбәпле, түбәләрдән кар төшү куркынычы бар. Мөмкин булганча, биналар түбәләренә якынаймагыз һәм андый урыннарда балаларга йөрергә рөхсәт итмәгез.

Машина йөртүчеләргә йорт кыекларында боз катламнары барлыкка килгән биналар һәм корылмалар янында автомобильләрен калдырырга кирәкми.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасында «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын тормышка ашыру буенча эш оештырылды.

«А.Невский исемендәге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадетлар корпусы» ФДБКУ 15 яшьтән өлкәнрәк булмаган балаларны  8 нче сыйныфка укырга кабул итә.

Кадетлар корпусында уку-укыту төп гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү программалары буенча алып барыла. Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар категориясендәге укучыларга ай саен 10 250 сум күләмендә стипендия билгеләнгән.

Казан буенча:

Болытлы.

Кар, урыны белән көчле.

Буран.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, 7-12, төнлә көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-6˚.

Көндез максималь һава температурасы -2..-4˚.

Юлларда кар көртләре, бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International