Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты
Мондый объектлар турында мәгълүмат ачык кадастр картасында урнаштырылган. Хәзерге вакытта моның өчен махсус оештырылган «Төзелеш өчен җир» онлайн-сервисында Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Пермь крае, Самара һәм Псков өлкәләре кебек төбәкләрдә урнашкан җир кишәрлекләре турында мәгълүмат бар. Барлыгы онлайн-сервиста 180 тирәсе территориядә 362 җир кишәрлеге турында белешмәләр күрсәтелә инде.
2021 елда " СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ " АҖ Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кулланучылар-гражданнарда тикшерү срогы чыккан электр энергиясе счетчикларын тикшерү процедурасына кереште.
Тикшерү процедурасын махсуслаштырылган оешмасы үткәрәчәк.
Кулланучы өчен әлеге процедура бушлай башкарылачак.
Моның өчен кулланучыга электр энергиясе счетчигына керү мөмкинлеген бирергә кирәк.
Счетчикларны тикшерү нәтиҗәләре электрон ресурста урнаштырылачак ("АРШИН"ФГИС). https://fgis.gost.ru/fundmetrology/registry.
Килеп туган сораулар буенча "Сетевая компания" АҖ Контакт-үзәгенең күп каналлы линиясенә мөрәҗәгать итегез: 8-800-2000-878
Бу проект агарту характерына ия һәм аның төп максаты-Идел буе халыкларының традицияләрен саклап калу һәм алар турында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, ата-аналарга һәм кунакларга сөйләү. «Чемоданда халык мәдәнияте» мобиль күргәзмәсе дүрт күчмә чемоданнан тора. Аларның һәркайсы бер милләтне күрсәтә һәм Идел буе халыкларының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыра.
2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне «Республика спорт-адаптив мәктәбе» ДБУ җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы үткәрәчәк, ул әлеге социаль проектны тормышка ашыру кысаларында инвалид балалар белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән танышачак.
Бүген илебез дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә!
Россия көне - милли бердәмлек символы ул. Бу көнне без илебез халыкларының ныклы дуслыгын, көчен һәм куәтен тоябыз.
Ә ил нәрсә соң ул? Бу кешеләр, бу ил гражданнары. Һәм тумыштан без барыбыз да ил гражданнары. Канун нигезендә 14 яшьтә паспорт алып, тулы вәкаләтле ил гражданнарына әвереләбез.
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында бүген 14 яшькә җиткән Буа районы яшьләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Без аларны бик мөһим документ, паспорт алу белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Буа муниципаль районында яшәүчеләрнең горурланырлыгы бар: механизаторларның, белгечләрнең һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең тәҗрибәсе, белеме һәм осталыгы аркасында язгы кыр эшләренең бөтен комплексы вакытында, сыйфатлы һәм бердәм төстә үткәрелде, киләчәк уңышка ныклы нигез салынды. Бүген бәйрәм трибунасыннан аларның исемнәре аталды.
Кунакчыл Буа –Алан бүген Сабан туе бәйрәмендә янә республиканың һәм илнең барлык почмакларында яшәгән буалыларны, якташларны, хөрмәтле кунакларны җыйды. Язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү һәм бер-береңә мул уңыш теләп калу өчен татар милләтенең гасырлар буеннан килгән бәйрәме бар- Сабан туе. Бу көнне без игенчеләрне, терлекчеләрне, барлык авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз, аларның хезмәте бөтен җәмгыять тормышының нигезен тәшкил итә һәм бу җыенда халкыбызның бай үзенчәлекле мәдәниятен, игенчелеген һәм кунакчыллыгын күрсәтәбез.
Быелгы Сабантуй Россия көнендә узуы белән дә истәлекле. Бу көнне без Ватаныбызны - уникаль тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илне хөрмәтлибез. Бу бәйрәмнәр, безнең бердәмлек, яхшыга ышаныч символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек китерсен!
Буалылар эшләп кенә калмыйлар, рәхәтләнеп ял да итәләр! Хәзер бәйрәмнең иң кызган чагы. Ярышлар ябылып, “Сабантуй-2021” Батырын билгеләгәннән соң, буалыларны район үзешчәннәре һәм башкалабыз кунаклары концерты, шулай ук бәйрәм салюты көтә.
Бүген, Россия көнендә, Буа муниципаль районы ветераны Гусарова Валентина Григорьевнага 97 яшь тулды. Аның янына кунакка Яшь гвардия, Бердәм Россия активистлары һәм Җиңү волонтерлары бардылар. Ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын теләделәр!
Сезне чын күңелдән Россия көне - берләшү бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм безгә россиялеләрнең төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм диннәргә карауларын - уртак тарихи язмышлы һәм гомуми киләчәктәге бердәм халык булуын искә төшерә. Безне барыбызны да илебезне көчле һәм чәчәк атучы ил итү теләге берләштерә. Бүген гомуми тырышлык белән без заманча демократик җәмгыять төзибез, дәүләтебезнең нәтиҗәле икътисадын формалаштыруда катнашабыз, халкыбызның тормышы һәм эше өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Бу бәйрәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәсен, киләчәк буыннарыбыз өчен имин киләчәк символы булсын һәм алдагы казанышлар өчен көч бирсен. Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим! Йортларыгызда тынычлык булсын, көн саен шатлык кына килсен!