Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен иганәчеләр җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Социаль эш буенча белгеч Шәрипова Инга «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышына үз игътибарын җәлеп итте һәм «Игелекле Татарстан» акциясен оештырды. Белгеч социаль хезмәт алучыларга өйләренә барып, бүләкләр тапшырды, аларны Буа шәһәренең шәхси эшмәкәре бүләк итте.
Нинди дә булса чикләүләр булган кешеләргә еш кына элементар игътибар һәм аралашу җитми, шуңа күрә барысы да очрашуга шат иде. Моңы ачык йөз белән каршы алу һәм яхшы кәеф тә дәлилли.
Ә безнең бурыч-аларга яшәү проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү һәм игътибарсыз калдырмау.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәхси эшмәкәр Сәйфетдинова Эльвинага бу акциядә катнашулары өчен зур рәхмәт белдерә. Сезнең үрнәк башка хәйриячеләр өчен дә үрнәк. Ярдәм күрсәтеп, сез матди кыйммәтләр генә түгел, ә шатлык һәм өмет бүләк итәсез.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә (Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча 2021 елның 19 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Аның максаты -идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылып булачак
«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Игелек дәресе» уздырган.
Чараның максаты-волонтерлык хәрәкәте, аның юнәлешләре, социаль әһәмияткә ия булу турында күзаллау.
Белгеч балаларны волонтерлык эшчәнлегенең төп төшенчәләре белән таныштырды, волонтерлыкның кешеләргә генә түгел, үз – үзенә дә ярдәм итүе турында сөйләде.
Мондый чаралар балаларда актив тормыш позициясе формалаштыра һәм игелекле эшләр кылырга этәрә.
Тиешле сыйфатлы кәрәзле телефон сатып алынган көннән алып 14 көн эчендә алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел, чөнки гарантия сроклары билгеләнгән көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларга кагыла. Шуңа күрә, кәрәзле телефонны сатып алганда, аны кибеткә җитешсезлекләре булганда гына кайтарып була, яки аны сатып алганда (килешү төзегәндә) товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирелмәсә (2300-1 номерлы «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясы).
Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарны түләргә бурычы кала.
Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлек бирәчәк.
2021 елның 20 маенда 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Салым салуның махсус салым режимнарын кулланганда актуаль мәсьәләләр» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
Семинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Хәмидуллина Эльмира Тәфкил кызы.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://events.webinar.ru/36629829/8285421.
Бүген 11 майда "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада катнаштылар. Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүдә катнашучыларга һәйкәл нигезенә "вакыт капсуласы" салынды һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы ике күчәрле йөк вагоны - һәйкәле ачылды.
Чара барышында белгечләр балаларны Буа тимер юлының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, буалыларның Идел буе рокадасының Сталинград сугышында җиңү өчен стратегик әһәмияткә ия булган Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясен төзүгә керткән зур өлеше һәм ахыр чиктә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә якынайтуы турында сөйләделәр.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү килде.
2021 елның 10 маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 2021 елның 20 маена кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Казанда булган вакыйгалар күп моментларны ачыклады. Бу мәсьәләләрне хәзер игтибарга алырга һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрдән котылырга тырышырга кирәк.
Бүген иртә белән Казанның 175 нче лицеенда булган балалар һәм укытучыларны ату фаҗигасеннән соң, Буада район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннан соң мәгариф объектларының иминлеге мәсьәләләрен карадылар.
Бүгенге көндә Буа районы мәктәпләрендә уку процессы план буенча оештырылган. Бу хакта район мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская хәбәр итте.
Чыннан да, буаның Иске Татар зираты территориясендә 10 елдан артык чистарту эшләре алып барыла. Чөнки кайчандыр утыртылган агачлар зиратны куе урманга әйләндергән.
Кыш көне район хакимияте инициативасы белән бюджеттан тыш акчалар хисабына район халкы җәлеп ителде, алар агачлар кистеләр. Берничә койма зыян күрде, моның өчен гафу үтенәбез. Туганнары белән әңгәмәләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан аңлау бар, Буа мөхтәсибәте ярдәме белән деформацияләнгән коймалар торгызылачак, кайбер гражданнар иске коймаларны җыеп алып, яңаларына алыштырырга теләк белдерделәр. Эш катлаулы һәм күләмле, әмма без нәтиҗәләрне дә күрәбез. Һәм без эшне дәвам итәбез.