ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Һәр көн игенчеләрне җаваплы һәм киеренке чорга - чәчүгә якынайта. Игенчеләр моны аңлый, шуңа күрә техниканы әзерләү һәрвакыт аерым контрольдә. «Авангард» ҖЧҖ язгы чәчү техникасы кыр эшләренә тулысынча әзер. Агымдагы елда агрофирма кырларына барлыгы 50 берәмлек техника чыгачак. Аларның һәркайсы техосмотрны кисәтүләрсез узды. Техник тикшерүне үткәргәндә бөтен нәрсәгә игътибар ителә: төеннәрнең һәм агрегатларның төзеклеге, аптечкаларның, янгын сүндерү җайланмалары булуга. Һава шартлары уңай булганда, хуҗалык апрельнең 20 ләрендә чәчү эшләренә керешергә уйлый.

Вакытлыча су алу колонкасы ачылган. «Жемчужина»да су белән тәэмин ителеш җайга салынганчы район җитәкчелеге тарафыннан вакытлыча су алу колонкасын урнаштыру турында карар кабул ителде. Барлык кирәкле чаралар уздырылды һәм бүген «су килде». Күгәлнәдән килүче суны буалылыр яңадан куллана ала. Вакытлы су алу колонкасы Вахитов урамы башында, әйләнгеч юлдан кергәндә урнашкан. Исегезгә төшерәбез, "Жемчужина" суүткәргеч линиясе туңуга бәйле рәвештә вакытлыча эшләми.

Буа шәһәренең «Әкият»  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Язгы каникуллар» чарасы кысаларында муниципаль хезмәтнең әйдәүче белгече Санатуллина Э.И. балаларның белем бирү оешмасына хәрәкәт итү маршрутлары буенча җәяүлеләр өчен экскурсия үткәрелде.

Чараның максаты - юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның, юл билгеләренең мөһимлеген  аңлау. Чара барышында балалар урам-юл челтәре объектларына игътибар иттеләр, светофорсыз җәяүлеләр кичүләрен  аерырга һәм алар аша дөрес чыгарга өйрәнделәр, юл билгеләрен кабатладылар, тротуарлар буйлап барганда җәяүлеләр өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чара азагында балаларга яктылык кайтару билгеләре тапшырдылар.

 

Икътисад министрлыгы вәкилләрен район башлыгы Ранис Камартдинов каршы алды. Күчмә визит кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлеге башлыгы Эльвира Сәгыйтова, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының стратегик үсеш бүлеге башлыгы Марина Чижикова составындагы делегация районның эре җитештерү объектларында булды. Аерым алганда, «Буа машина төзелеше заводы» ҖЧҖ, «Әхмәт электр механика заводы» ЯАҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенең Буа филиалы, «Буа» сәнәгать паркы, шулай ук «Карлинский» сәүдә йорты каралды. Сәфәрне йомгаклау өлеше район Башкарма комитетының утырышлар залында төгәлләнде.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырылуы турында хәбәр итә.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакын түләмәү, конвертларда түләү яки хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләү фактлары буенча 8(84374)3-29-93 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: эш бирүчеләр турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хезмәт хакын түләүне тоткарлаучы һәм «конвертларда» түләүче эш биръчелщр турындагы мәгълүматны «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча урнаштыру мөмкинлеге бар.

"Халык контроле"нә һәм эш урыннарында хезмәткәрләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы имин хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru

2021 елның 1 гыйнварында Россиядә декларация кампаниясе башланды. 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк:

  • биләүнең чик срогынан аз тотылган милектә булган күчемсез милек яки автомобиль сатса;
  •  арендага фатир яки бина тапшырса;
  • устав капиталында өлешләр булган кыйммәтле кәгазьләр сатуны гамәлгә ашырса;
  • чит ил чыганакларыннан керем алса;
  • якын  булмаган туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алса;
  • салым тотылмаган башка керемнәр алса. Мәсәлән, лотереяда бераз акча отса.

31
март, 2021 ел
чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Мондый чараларның максаты-өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль активлыгын арттыру, аларның гомерләрен озайту, үз-үзләрен күрсәтү һәм аралашу ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру.

Социаль хезмәт алучыларда шашка, шахмат һәм лото кебек өстәл уеннары зур кызыксыну уята. Бүген социаль эш буенча белгеч Шәрипова И.Р. өйдә үз карамагындагы балалар белән шашка уеннары оештырды.  Социаль хезмәтләр алучының вакыты файдалы һәм кызыклы узды.

Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар социаль изоляция хисен киметә һәм өлкән кешенең психологик халәтен яхшырта.

 

2021 елның 5 апрелендә 13.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа ш., Ленин ур., 52) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итә.

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International