ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшли.

"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" - ул инновацион технологияләр кулланып, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә карау һәм тернәкләндерү техник чараларын куллану принципларына өйрәтүне күздә тота.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән мәктәптә тәрбияләнүнең гамәли күнекмәләрен эшләү өчен техник тернәкләндерү чаралары,   шулай ук манекен-тренажер белән җиһазландырылган кабинет булдырылды.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә» алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына үз карамагындагыларга тулы канлы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшләүче белгечләргә үз квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирә.

"Ярдәм янәшә! Помощь рядом" масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Буа районында 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек тартмалары кайтарылды.

Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом" - ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 28 гаиләгә азык-төлек ьыелмаларын илтеп тапшыру эше оештырылды.

Бүген, 28 июль көнне Буа муниципаль районында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлауны тәмамлау уңаеннан тантаналы чаралар узды. Анда  РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасы, Теңкәш авылы мәдәният йорты, Чуаш Киштәге авылында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе биналары яңартылды.

     "Төзекләндерелгән торак йортлар, мәктәпләр, административ биналар, яңа архитектура объектлары, яңа балалар уен мәйданчыклары, скверлар һәм ял зоналары безнең шәһәр һәм район йөзен уңай якка үзгәртә. Бүгенге чаралар да моңа дәлил булып тора. Бу объектлар безнең район халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле объектлар. Хәзер биредә буалыларның һәрьяклап үсеше өчен уңай шартлар тудырылган. Гамәлдәге зирәк дәүләт сәясәте ярдәмендә  без куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итә алдык», - дип ассызыклады район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм районны төзекләндерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук бүген Теңкәш авылында яңа спорт мәйданчыгы да тантаналы төстә ачылды.

 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар нәтиҗәләре турында хәбәр

 

            2020 елның 27 июлендә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Анда шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз щйбер сатып алуга ризалашмагыз.

Сатучы чек бирмәсә, димәк, законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).

Чек-сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек булганда  белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен исәп – хисап алу-тотылган сумманың 13% ын кайтарганда да дәлил булып тора. Касса чегы алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә үзе җитештергән исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин. Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүматлары базасындагы мәгълүмат белән аерылу ачыкланган яки башкарылган хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә юлланган бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

1 августтан Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2019 елда эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпли башлый. Ул узган ел иминият взнослары кергән иминият пенсияләренә кагылачак.

Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум (2020 ел коэффициенты бәясе агымдагы 2020 елда хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта алына).

Буа муниципаль районында 2019 елда «Шәһәр мохите» федераль партия проекты кысаларында төзекләндерелгән объектларның сыйфатын һәм 2020 елгы объектларда эшләрнең барышын тикшереп тору буенча рейд узды.

Буа муниципаль районында 2019 елда «Шәһәр мохите» проекты кысаларында «Мәдәният скверы» җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. 2020 елда шикәр заводы паркын реконструкцияләү бара. Хәзерге вакытта тротуарларны, велоюлларны һәм амфитеатрны төзекләндерү башкарыла.

Рейд барышында хокук бозулар ачыкланмады. Мондый рейдларны атна саен үткәрү планлаштырыла.

1. Көн саен эш башланыр алдыннан һәм эш көне дәвамында (күрсәткечләр буенча) тән температурасын үлчәү аппаратларын кулланып, тән температурасы югары булган һәм йогышлы авыру билгеләре булган затларны эштән читләштереп, контактсыз ысул белән үлчәү аппаратларын кулланып, чарада катнашучыларның термометриясен үткәрергә;

2. Корбан чалу белән шөгыльләнүче затлар чиста киемнән булырга, шәхси саклану чараларында (битлек һәм перчаткалар) эшләргә тиеш; медицина тикшерүе һәм Себер түләмәсенә каршы вакцинация турында актуаль мәгълүматларга ия булырга тиеш.

3. Мәчеткә кергәндә, алар территориясендә һәм сую пунктлары территориясендә кулларны эшкәртү өчен тире антисептиклары сиптергечләр (диспенсерлар) булуны тәэмин итәргә кирәк. Мәчеткә һәм күрсәтелгән территорияләргә керү сулыш органнары (битлекләр, ресираторлар) һәм куллар (перчаткалар) шәхси саклау чараларында булырга тиеш.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңәшмәдә шулай  ук Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә,  1,8 млн. гектардан артык мәйданда   урып – җыю эшләрен   башкарырга  кирәк,  шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда - бөртекле һәм кузаклы культуралар.

Бу көннәрдә Адав-Толымбай, Исәк авылы мәдәният хезмәткәрләре "Чиста яр" экологик акциясендә катнаштылар. Зөя елгасы ярын чүп-чардан чистарттылар. Акция ел саен үткәрелә һәм сулыкларның пычрану проблемасына игътибар итәргә мөмкинлек бирә. Халык табигатькә ихтирамлырак карар, аны киләчәк буыннар өчен саклар дип ышанабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International