ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында бүген Буа муниципаль районы агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр. Авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов һәм Буа районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сөнгатуллина Трусеневлар, Скрипкиннар һәм Илюшиннар гаиләләрен котладылар, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә киләчәктә дә һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр. Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән акция Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык тәшкил итте.

Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурска гариза биргән 300 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 162 фермер 1,6 млн.сумнан алып 6 млн. сумга кадәр грантка ия булды. Җиңүчеләр арасында Кукмара (27 фермер), Мамадыш (19 фермер) һәм Саба (17 фермер) районнары бар. Шулай ук якын арада өч буалы үз бизнес-проектларын башлап җибәрәчәк. Алар-Сафиуллин Сөләйман 200 бал кортына исәпләнгән проект белән, Мөхәммәтшин Рамил 3 га җиләк-җимеш культуралары (кура җиләге) үстерү проекты белән, Фәхретдинов Әсрар 80 башка исәпләнгән атчылык фермасы проекты белән.

Истәлекле даталар календаренда Халыкара гаилә көне-үзенчәлекле көн. Гаилә-безнең һәрберебез өчен төп таяныч, ул әхлак, хөрмәт чыганагы, җәмгыятьтә тынычлык һәм гармония нигезе. Биредә безнең киләчәкнең нигезе формалаша, шуңа күрә һәр кешенең гаилә традицияләренең ныклыгын бәяләве һәм хөрмәт итүе бик мөһим.

Бүген мәңгелек кыйммәтләргә кайту һәр кеше һәм бөтен җәмгыять тормышында гаилә идеалларының әһәмияте зур булуын күрсәтә. Ата-аналар һәм балалар турында кайгырту, өлкән буын кешеләренә, туганнарына һәм якыннарына карата хөрмәт җәмгыятьнең алга таба үсешенә нигез булып тора.

Тугры һәм яраткан ир белән хатын булу – тигезсез бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та, авыр хезмәт тә. Алмашка алынганың да тулысынча каплана. Чөнки нык гаилә-ул күңел җылысы, хөрмәт чыганагы, аннан башка кеше яши алмый. Бу-һәркемнең иң кадерлесе. Шунысы сөендерә, безнең күпмилләтле районда елдан-ел нык гаиләләр арта бара, аларның күбесе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» иҗтимагый медаленә лаек булды.

Яшьләрнең саны елдан-ел арта бара, иң яхшы гаилә традицияләренә, киләчәк буын турында кайгыртырга, ата-аналар өчен ышанычлы терәк булырга әзерләр. Ел башыннан районда 30 яңа гаилә барлыкка килде, 109 бала туды.

Буалыларны чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, гаилә җылысы һәм шатлык, озын һәм бәхетле гомер телим. Өйләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу һәм гармония хөкем сөрсен, бәхетле һәм рухи бай балалар, оныклар һәм оныкчыклар үссен дип телим.

18 майдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бердәм кайнар линия ача. Әлеге кайнар линия ике атна дәвамында көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр барачак.

Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча сораулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

Шулай ук исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Росреестры «Ветераннар икеайлыгы» социаль акциясе уздыра, ул агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрелә. Шул ук вакытта әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең гамәлдә булуы барлык документлар пакетына кагыла.

Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла. 

- Бер типтагы эретмә узелларының эретмәләр әзерләү өчен кулланыла торган суны йомшартырга, әчелеген киметергә һәм җылытырга мөмкинлек бирүен хәзер инде беркемгә дә раслыйсы түгел, ул кулланыла торган пестицидларның һәм ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, – дип сөйли Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. – Бу бик мөһим, чөнки үсемлекләрне яклауның химик чараларын сатып алуга гына да 3,5 млрд сум акча тотыла. Шуңа күрә мондый узелларны республика бюджетыннан 60:40 чагыштырмасында (биредә 60% – бюджет ярдәме) субсидияләү буенча махсус программа да очраклы гына кабул ителмәде.     

Бу ел башыннан әлеге юнәлештә Теләче районы хуҗалыклары актив эшли башлады, районда кыр сезоны башланыр алдыннан 5 эретмә узелы куллануга тапшырылган, «Татагролизинг» АҖ хуҗалыклары кыска вакыт эчендә 4 шундый инженерлык комплексы төзегәннәр. Шул көннәрдә Саба районында «Нырты» АХП ҖЧҖендә һәм «Мөхәммәтшина З.З.» КФХсында да 2 стационар эретмә узелы эшли башлаган.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан чәчүлек мәйданы 500 гектардан артык булган һәр хуҗалыкта шундый эретмә узеллары төзү бурычы куелды. Димәк, тагын шундый 400дән артык объект төзергә кирәк. 2019 елда Татарстанда 100дән артык проект гамәлгә ашырылды. Ә Әтнә һәм Кукмара кебек “күтәрелештәге” районнарда барлык хуҗалыкларда да эретмә узеллары бар инде.

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.  

Яңа бакчачыларны без кара карлыган үсентеләрен утырткан чакларында очраттык. Саклагычтан арбаларга төяп чыгарылган үсентеләрне алар алдан әзерләнгән, йомшартылган, уңдырышлы җиргә рәт-рәт утырталар.    

- Мин - Рискибек Мәхмүдов, алты кешедән торучы минем гаиләм Казанда яши, без улым Камил белән ландшафт дизайнерлары булып эшлибез, әмма карантин аркасында әлегә үз белгечлегебез буенча эшли алмыйбыз, шуның аркасында керемсез дә калдык. “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖенең безнең кебекләргә сезонлы эш тәкъдим итүе турында ишеттек һәм шалтыратып белешергә булдык. Һәм менә, күргәнегезчә, без монда – сынау срогында. Безнең өчен бу - көтмәгәндә килеп чыккан хәлдән чыгу юлы.  

Алар белән рәттән тагын бер егет эшли иде. Аның белән дә таныштык.  

- Мин - Рөстәм Сафин, Зеленодольск шәһәрендә ресторанда пешекче булып эшлим. Пандемия аркасында вакытлыча эшсез калдым, гаилә, ике кечкенә бала, яшәргә кирәк бит. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында Авылга җәйге эшкә - 2020 турында мәгълүматка тап булдым. Шалтыратып белештем. Мине чакырдылар, мин бик канәгать.

Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору турында бары тик 0,26% карар чыгарылган. Бу 2020 елның март ае белән чагыштырганда 60% ка кимрәк. Шул ук вакытта гариза бирүчеләрнең берсе дә хокукларны теркәүдән баш тартмады диярлек.

Кадастр исәбенә килгәндә, алар буенча туктатып тору турында карарларның 10,8% ы һәм баш тарту турындагы карарларның нибары бер ярым проценты гына чыгарылган. Шулай итеп, Татарстан Росреестрына хезмәт сорап мөрәҗәгать иткән барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә диярлек күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңай карарлар кабул итәләр.

«ҺӨНӘРИ КЕРЕМГӘ САЛЫМ» РЕЖИМЫ ТУРЫНДА

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы үзмәшгуль гражданнар өчен административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән.

Салым режимы шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү, хисап бирү, кассаларны куллану зарурлыгының булмавын күздә тота.

Салым һәм иминият взносларын түләү физик затның керемнәренә пропорциональ рәвештә башкарыла.

2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон белән түбәндәге ставкалар каралган: физик затлардан алынган керемнәрнең 4% ы һәм юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән алынган керемнәрнең 6% ы.

Үзмәшгульләр шулай ук 10 мең сум күләмендә салым тотып калынган акчага да ия, аны салымны киметү өчен кулланырга мөмкин.

 

«МИНЕМ САЛЫМ» МОБИЛЬ КУШЫМТАСЫ

Салым салуның әлеге режимы кысаларында үзмәшгуль гражданнар һәм салым органнары арасында үзара бәйләнеш «Минем салым» мобиль кушымтасын куллану юлы белән ерактан алып барыла.

Шулай ук сез Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган «Минем салым» һөнәри керемгә салым түләүченең веб-кабинетыннан файдалана аласыз.

«Минем салым» мобиль кушымтасының функционалы үзмәшгуль гражданнарга онлайн учетка кую, керемнәрнең исәбен алып бару, учетка кую һәм алынган керемнәрнең күләме турында чеклар, белешмә формалаштыру, шулай ук салым түләү мөмкинлеге бирә.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Буа РДВБ" ДБУнең ветеринария белгечләре районның урман - парк зоналарында эпизоотик чаралар үткәрделәр. Кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы «Рабистав» вакцина препаратларын тараттылар. Җим брикет рәвешендә ясалган, аны хайван тулысынча йота алмый, ә бары исен тоемлап тешли һәм вакцина лайлалы авыз куышлыгына эләгә, организмга тарала. Вакцинациядән соң 21 көн узгач хайваннарда котыру авыруына каршы 12 айга кадәр иммунитет формалаша. Болай вакцинацияләү котыру авыруына каршы иң нәтиҗәле ысул булып тора. Брикет ашалганмы- юкмы икәнне белү өчен махсус ысул белән эшләнгән: аңа биомаркер (тетрациклин) кертелгән, ул сөяк тукымасында һәм хайванның тешендә бөтен гомере буена туплана, аны флоресцент методы ярдәмендә генә табып була. Вирусвакцина кыргый хайваннар (төлкеләр, песиләр, кабан, поши, аю) өчен, шулай ук йорт дуңгызлары һәм этләр өчен зарарсыз.

Бүген Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә (Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча) 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, эшкуарларны Бердәм «ачык ишекләр » көнендә кабул итүгә киләсе телефоннар буенча алдан язылып кую кирәк : 8(84374)3-52-89, 3-17-04


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International