ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ул быел да шәһәрнең  Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә уза. Бу чара Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Буа районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Гаилә традицияләрен саклау һәм ныгыту, укучыларны тикшеренү- өйрәнү эшенә  җәлеп итү, рухи кыйммәтләрне үстерү, милли-мәдәни традицияләрне      барлау  - нәкъ шушы бурычларны үз өстенә алган конференция бу.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакеты буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок бер эш көне тәшкил итә!


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен "Сак булыгыз, мошенниклар" дигән темага лекция оештырылган.

     Әлеге эшнең максаты-өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар арасында социаль мошенниклыкны кисәтү. 

     Ялгыз яшәүче өлкәннәргә барганда социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга социаль мошенниклык очракларын кисәтү буенча аңлату эшләре алып барганнар, мошенниклык төрләре һәм җинаять кылу фактлары турында фикер алышканнар.

     Барлыгы социаль хезмәткәрләр тарафыннан 359 хезмәт күрсәтелә торган граждан, аларның барысына да белешмәлек бирелгән әлеге тематикага.

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы архивына 2017 елдан бирле күчемсез милеккә 125 меңнән артык документ оригиналы керде, шулардан 65 меңнән артыгы – 2019 елның 10 аенда керде. Нигездә, бу-дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән, шулай ук «кирәксез» булып калган күчемсез милек объектларына хокук раслый торган документлар. ТР Кадастр палатасы күчемсез милеккә булган онытылган документларның кайда саклануын һәм аларны ничек алырга мөмкин булуын аңлатты.

2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

16 ноябрьдә   11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр    университеты Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме белән  Ачык  ишекләр  көне үткәрә.    

Бу көнне  абитуриентлар  һәм аларның  ата-аналары  университет җитәкчелеге белән очрашалар, белгечләр  әзерләү  юнәлешләре  белән танышалар һәм  2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләрен  беләчәкләр.   Югары  уку йортын  тәмамлаганнан  соң туган  якларына  кайтып  эшләргә теләүче чыгарылыш  сыйныф  укучылары  һәм студентлар  өчен  максатчан уку программалары һәм  башка  төрле  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле  сөйлиячәк.  

Чара  түбәндәге  адрес буенча узачак:    Казан шәһәре,   К. Маркс ур.,            65 йорт, Икътисад  институты  бинасында  (актлар залында).

       Буа ветеринария техникумында  «Яшь профессионаллар «WorldSkils Russia 2019»  төбәкара чемпионаты башланды.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бу  хакта  күптән түгел  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узган  Татарстанның  Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе       Рәмис Сәхапов сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International