Кичә, 9 августта, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның үзәк стадионында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында, 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының икенче әйләнеше булып узды. Турнир нәтиҗәләре буенча икенче әйләнештән соң "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 1 урынны яулады. 2 урында Апас шпт."Апас" командасы. 3 урынны Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның "Кама" командасы яулады.
Кичә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутатлары күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Арефьев урамының 3, 3А йортларында һәм Некрасов урамының 29-нчы йортта яшәүчеләр булачак ишегалды проекты турында ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин белән фикер алыштылар.
Бүген бөтенроссия физкультурачылар көне. Физкультурачылар, спорт ветераннарын бу уңайдан муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров котлый.
Бүген Буа муниципаль районының җирлекара үзәк китапханәсендә республикабызның танылган язучыларының буалылар белән очрашуы булып узды. Анда Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Рифат Корбанов, профессор Ләйлә Минһаҗева, шагыйрә һәм якташыбыз Гөлнур Айзетуллова катнашты.
8 август көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен Мәдәни үсеш үзәге иҗат коллективы музыкаль-уен программасы үткәрде.
Чара барышында интернат-йорт яшәүчеләре викторинада, музыкаль-җыр уеннарында актив катнаштылар. Чара ахырында Рәшидә Хәсәнҗанова һәм Виктория Николаева башкаруында җырлар яңгырады.
Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар чарадан бик канәгать калдылар һәм уңай эмоцияләр алдылар.
17 август көнне Буа районының Карлы авылында җирле үзидарә органнары, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп коллективлары тарафыннан оештырылган «Кайтам туган ягыма» дип исемләнгән авыл бәйрәме узачак. Программада авыл имамы, кунаклар чыгышы, зур концерт программасы, уеннар, биюләр, балалар өчен батутлар эшләячәк. Чара 15 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында башлана.
Cез сатып алырга җыенган җир кишәрлегеннән,күчемсез милек объектыннан файдалануга бәйле барлык хәвеф-хәтәрләрне булдырмау өчен объект турында мәгълүмат җыярга кирәк. Территорияне куллануның аерым шартлары булган зонадагы участок исемлегенә керәме-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Мондый зоналарга электр энергетикасы, торбаүткәргеч, элемтә линияләре һәм корылмалары, мәдәни мирас объектлары, санитар-саклау зонасы һәм башкалар керә.
Иртәгә, 10 августта, Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан, В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионда спорт-массакүләм чаралар оештырыла.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана. Программада: иң яхшы спортчыларны, физик культура хезмәткәрләрен һәм спорт ветераннарын бүләкләү, балалар веломарафоны, шахмат-шашка турниры, стритбол, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, Буа шәһәре һәм Буа районы җыелма командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч, шулай ук ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Барыгызны да чарада актив катнашырга чакырабыз!
2019 елда Татарстан Пенсия фонды 10 меңгә якын дәүләт сертификатын тапшырды. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган дәвердә республикада Ана сертификатын алуга гаризалар саны 280 меңгә җиткән. Сертификат хуҗаларының 80% ы ана капиталы акчаларыннан тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталыннан 84 млрд. сум тирәсе акча түләнгән.
Туган якны өйрәнү музееның күргәзмә залы заманча итеп үзгәртеләчәк. Коллектив моңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган грантта җиңү бәрабәренә иреште.