Бүген Буа муниципаль районы Советы утырышы залында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә җаваплы хезмәт җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды.
Утырыш темасы Буа муниципаль районы территориясендә табигый янгыннарны бетерү иде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Үз белдеклелек белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу" темасына үткәрелгән видеоконференциядә катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына теркәлү башлану турында хәбәр итә. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Чара 25 июльдән 30 июльгә кадәр ике шәһәрдә узачак: Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә.
Кичә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ФКУ УИИ филиалы, Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, социаль яклау бүлеге, шулай ук «Форпост-хокук тәртибе» вәкилләре катнашында хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы узды.
Утырышта "Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына исерек хәлдә җәмәгать урыннарында булган затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" ТР Законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
6 июнь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Стратонова Мария Васильевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Васильевна - тыл хезмәтчәне, сугышта катнашкан, II группа сугыш инвалиды, сугышта катнашучының тол хатыны.
Аны истәлекле дата белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, социаль яклау вәкилләре котлады.
Юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, чәчәкләр һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Э. Я. Вафин исеменнән котлау хатлары тапшырдылар.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! 26 июньдә 10.00 сәгатьтә Буа шәһәренең Ефремов ур., 133 адресы буенча урнашкан ресурс үзәгендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Буа районы эшкуарларын семинарларда катнашырга чакыра, анда һәр эшмәкәр үз компетенцияләре һәм гамәли белемнәре дәрәҗәсен күтәрә алачак. Катнашу өчен вакытыгызның нибары 2 минутын сарыф итәргә һәм сез сайлаган семинарга язылырга кирәк. Семинарлар темаларын сез сайтта карый аласыз: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1005504/ . Барлык сораулар буенча электрон почтага языгыз: mail@fpprt.ru яисә вәкил Фәхретдинова Әлфия Илдус кызына шалтыратыгыз - 89600527398.
2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина Буа муниципаль районы гражданнарын күчмә кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итүдә социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек органнары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләре катнашачак.
Алдан язылу өчен телефон: (84374) 3-40-34.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары Гафиятуллин Марс Рәшид улы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Россия триколорының 350 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә «Флаг эстафетасы» үткәрә.
Без район флагын Төбәк штабына тапшырырбыз һәм ул Мәскәүдә башка флаглар арасында Россия триколоры көнендә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» дигән уртак зур акция кысаларында тәкъдим ителер дип өметләнәбез", - дип "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Булатова билгеләп үтте.