2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Европа иммунизация атналыгы (алга таба –ЕНИ) уздырылачак.
Ел саен үткәрелә торган ЕНИНЫҢ максаты - кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен Иммунопрофилактиканың әһәмияте турында халыкның игътибарын җәлеп итү һәм хәбәрдарлыгын арттыру.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы быел Иммунизациянең һәр аерым кешенең хокуклары, шулай ук коллектив бурычлары мөһимлегенә игътибарны юнәлтергә киңәш итә.
Буа муниципаль районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган хәйрия акциясе кысаларында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Татарстанның кече нефть компаниясе” сугыш инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга азык – төлек җыелмасы тапшыру оештырды.
Акциядә катнашу – ветераннарга Бөек Җиңү эчен хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне күрсәтүнең бер юлы булып тора.
Акция барышында 36 Бөек Ватан сугышында катнашучыга азык – төлек җыелмасы тапшырылды.
Ветераннар күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
Бүген 19 апрель көнне Ял үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Байкал каникуллары» дигән хәйрия фильмын карау оештырылды.
Фильмны карау алдыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гармония» хезмәткәрләре балалар белән язгы – җәйге чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Балалар кояшта, суда һәм урманда үз-үзелэрен тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, шулай ук талпаннарның куркынычлыгы турында белделэр. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» хезмәткәрләре әңгәмә ахырында әлеге тематика буенча балаларга белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар.
“Буа күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе (инженерлык челтәрләре)” акционерлык җәмгыятенең ремонт-төзелеш участогы остасы Виктор Борисович Кузнецовка, “Водоканал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең су белән тәэмин итү цехы авария-төзекләндерү эшләре слесаре Камил Шамил улы Фәрхуллинга “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Кырларда кар эрергә өлгермәде, хуҗалыкларда язгы кыр эшләрен башлап та җибәрделәр. “Ямбулат”та беренчеләрдән булып арпа һәм шикәр чөгендере чәчәргә керештеләр.
Хуҗалыкларда ат асрау күптән “мода”дан төшеп калганда, “Вираж” җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы “АгроНур”да аларның исәбе 550 баштан артып китә. Биредә бахбайлардан җәмгыять оешканнан бирле аерылмыйлар.
Буа шәһәренең "Ак каен" балалар бакчасында ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең уртак эшенең девизы: "Табигатьне пычратмаска, тормышны үз кулларың белән бизәргә!".
Безнең көннәрдә ел саен миллионнарча шешәләр, шулай ук төрле пластик савытлар җитештерелә һәм юкка чыгарыла. Ел саен калдыклар саны арта бара. Кеше өчен файда китерүдән тыш, шешә "экологик проблема" китереп чыгара.
Буа шәһәренең ял итү үзәгендә «Әйдә шаяРТ» дигән яңа проект фестивале узды, уеннарны оештыручылар булып Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе һәм «икмәк»КВН командасы чыкты.
Быел изге Рамазан ае 6 майда башлана һәм 29 көн дәвам итәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук Ураза бәйрәме 4-нче июнь көнне узачагын хәбәр итте.
"Ачык ишекләр көне" ата-аналар белән эшләүнең бер формасы булып тора, ул аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия, белем бирү процессының бурычлары белән танышу мөмкинлеге бирә. "Батыр " балалар бакчасының педагогик коллективы ата-аналар өчен зур программа әзерләде: белем бирү эшчәнлегенең ачык күрсәтмәләре, музыкаль-күңел ачу чарасы.