Хөрмәтле буалылар 9 майда Буада беренче тапкыр үткәрелә торган "Җиңү вальсы" халыкара акциясендә катнашырга чакырабыз. Акциянең төп максаты — 1945 елның 9 маенда бәйрәм атмосферасын торгызу, ул вакытта Советлар Союзының бөтен территориясендә яшәүчеләр урамнарда — таныш һәм очраклы үтеп баручылар белән, тере музыка, җырлар яки патефон астында биеп, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәләр.
Укучылар, студентлар, эшләүче яшьләр, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, иҗат коллективларында катнашучылар һәм авыл җирлеге һәм шәһәрнең гади кешеләре төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендә катнашырга чакырабыз. Инде бүген, 22 апрель көнне 18: 00 сәгатьтә Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә беренче репетиция узачак. Парлап килү мәҗбүри түгел. Үзең белән алмаш аяк киеме булырга тиеш.
Барыгызны да көтәбез! Сораулар һәм тулырак мәгълүмат 8-927-248-97-65 телефоны буенча
Үзәк китапханәдә «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе кысаларында "Минем сәләтем-театр" исемле библиокичә үтте.
Чуаш Киштәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Чуаш теле көне" узды, элеге чара ел саен чуаш мәгърифәтчесе һәм патриарх И. Я. Яковлевның туган көне алдыннан үткәрелә. Быел ул тантаналырак һәм киңрәк форматта узды.
19-21 апрель көннәрендә Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында 2 нче лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Чемпионлык өчен ярышларда Татарстан Республикасының 7 командасы көч сынашты. Алар арасында Нурлат, Баулы, Тәтеш, Аксубай, Җәлил, Менделеевск, Буа.
Яшь белгечләргә методик ярдәм күрсәтү өчен, бүген 19 апрель көнне, Буа шәһәренең Р. Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбендә Яшь педагог көне узды. Семинарның темасы " Метапредметлы УУД формалаштыру" иде.
Бүген, 19 апрель көнне, гадәти булмаган язгы бәйрәм-Умырзая көне. Шул уңайдан, Буа шәһәренең Яшьләр паркында мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында экологик тәрбия буенча аңлы-уен программа - акция үткәрделәр.
"Студентлар" ТИҮ якын-тирә территорияне чистарту һәм төзекләндерү эшен дәвам итә. Кичә 5 ике катлы йортта яшәүчеләр командасы Гагарин урамыннан Комсомол урамына кадәр тыкрыкларны чистарттылар. Буа медицина училищесы студентлары да актив эшләде. Башкарылган эшләр һәм шәһәрнең санитар-экологик торышына өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!
Бүген Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы узды. Буа муниципаль районыннан чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Буа район мәдәният йорты методисты Нурия Гайнуллова катнаша. Корылтай үзе кичә ачылды: анда 27 илдән 500ләп гүзәл зат татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышты, Казанның балалар бакчаларында милли тәрбия алымнары белән танышты, ә кич белән спектакльдә булды.
Бүген Казанда Республика авыл яшьләре форумы старт алды. Анда Буа районы яшьләре-Алексей Кубайкин, Ләйсән Хисаметдинова да катнаша.
2019 елның 3 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары тарафыннан җир законнары таләпләрен үтәү буенча 3842 тикшерү чарасы үткәрелде.Тикшерү нәтиҗәләре буенча 3773 хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларның күбесе (3738) – физик затлар. Шулай ук закон бозучылар арасында 33 юридик зат һәм 2 вазыйфаи зат бар. Тулаем алганда, 3712 җир законнарын бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы 3 296 700 мең сум тәшкил итте.
Республикада җир хокук бозуларның иң киң таралган төре булып элеккечә җир кишәрлекләре, шул исәптән җир кишәрлекләрен Россия Федерациясе законы белән каралган җир кишәрлекләренә хокуклары булмаган затлар тарафыннан үз белдегеннән файдалану тора. Җир законнарын бозуның күбесе Казанда теркәлә.