ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 5 нче социаль участокта Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара үткәрде.  Чараның төп максаты булып яшүсмерләргә түләүсез һәм авыр тормыш шартларында теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү буенча аноним консультатив ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү торды.

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Халыкара җир көнен бәйрәм итү кысаларында чара узды. Бәйрәмдә социаль хезмәт алучылар бу көнне бөтен дөньяда ни өчен билгеләп үтүләрен белделәр, викторинада катнаштылар, үз куллары белән «Җир – безнең уртак йортыбыз, анда булган нәрсәләрне сакла!» исемле плакат ясадылар,аны матур чәчәкләр белән бизәделәр. Чара ахырында катнашучылар туган табигать һәм җир турында үзләренең яраткан җырларын башкардылар, олы уртак йортыбызга - Җиребезгә рәхмәт белдерделәр.

Ромашкалар болыннары , сыерчыкның шатлыклы сайраулары, хайваннар һәм үсемлекләр белән аралашудан шатлык - "Теремок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү нәкъ менә шуннан башлана да инде.
Мәктәпкәчә яшьтәге экологик культура нигезләрен формалаштыру зарурлыгына хәзер беркем дә шикләнми. Практикада еш кына балалар, практик эшчәнлектә кулланмыйча, табигать турында билгеле бер күләмдә экологик төшенчәләр һәм белемнәр үзләштерәләр. Табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү бурычы өстенлекле булырга тиеш. Нәкъ менә Халыкара җир көнендә «Теремок» балалар бакчасында традицион рәвештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрне яшь экологлар рәтенә алуга багышланган тантаналы бәйрәм үтте.

Казан шәһәренең " МЕГА" сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстанның нәни гүзәле-2019» XVIII Республика матурлык һәм талантлар конкурсының сайлап алу туры узды, анда бөтен республикадан 47 катнашучы, визитка һәм иҗади номер әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурста Буа муниципаль районыннан 1нче Буа балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гафурова Айгөл һәм Салаватова Алсу катнашты. Алар конкурсның финалына уңышлы узды һәм 18 майда Татар дәүләт филармониясендә узачак «Татарстан Мини Миссы-2019» титулы өчен көрәшергә мөмкинлек алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 22 апрельдә, Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм аның башлануының 78 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннарның ике айлыгы» социаль акциясен үткәрә.  Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.

"Ветераннар ике айлыгы" кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көн өчендә уздырылачак!

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Сәламәт булу - яхшы яшәү" дип аталган проект тормышка ашырыла. Бу проект кысаларында социаль  ярдәм  алучыларга медицина  - социаль тернәкләндерү  уздырыла. Ярдәм күрсәтү максатыннан грант акчасына аяклар өчен массаж келәмнәре, кул чуклары өчен массаж туплары, “Краб” массажерлары алынды.

Тернәкләдерүнең максаты булып организмның мөһим функцияләрен саклау тора. Ләкин профилактик дәвалау чараларны кулланып та өлкәннәргә эшкә сәләтлелекне тулысынча кайтарып булмый, шуңа тирә – юньдәгеләрнең мәрхәмәтле  җылы мөнәсәбәте алар өчен зур роль уйный.

 

 

Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтә. Буа шәһәре М. М. Вахитов исемендәге гимназиянең «Мөстәкыйль балалар» республика проектында  катнашучылардан  торган мобиль төркем, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориаль комплексы янында "Георгий тасмасы" акциясен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International