25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы Туры Эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, чөнки аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
23 апрель көнне Буа шәһәренең лицей-интернаты базасында Иң яхшы педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу, районның гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларын һөнәри компетенцияләр белән идарә итү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «Заманча мәктәп укытучысы: һөнәри үсеш һәм карьера» дип аталган укытучылар фестивале узды. Фестиваль кысаларында грант алучы 13 укытучы югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь укытучылар һәм укытучылар белән һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлегенә юнәлдерелгән үз проектларын тормышка ашыру турында хисап бирделәр.
22 апрельдән Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе старт алды.
Быел ул ике этапта: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр узачак. Язгы этапта урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры үләннән, чыбык-чабыктан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял итү урыннарын төзекләндерү планлаштыра. Акция Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул республиканың барлык районнарында уза. Акциядә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, министрлыклар, учреждениеләр, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, урман участоклары арендаторлары, бакча милекчеләре ширкәте, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары, волонтерлар актив катнашалар. 2018 елда аңа 7 меңнән күбрәк кеше кушылган. Урман фондыннан 3740 кубометр күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры үлән һәм чыбык-чабык чыгарылган.
27 апрельдән районда язгы ау сезоны старт алачак. Бу уңайдан законлы аулау, утлы коралны дөрес куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү өчен аучыларны узган атнада Ял үзәгенә җыйдылар.
Буа районында “Россия балалары” оператив-профилактик операциясенең беренче этабы старт алды. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чараның максаты – яшүсмерләр арасында наркоманлыкны кисәтү һәм аларны җинаять кылуга җәлеп итү фактларын барлау.
Буалылар, сез шундый очракларның шаһиты булсагыз, безнең шәһәрдә, районда наркопритоннар оештыру турында хәбәрдар икәнсез, кичекмәстән (84374) 3-12-88 телефон номерына шалтыратыгыз.
Сезнең шалтырату күпме яшьләрне, алар арасында бәлки якын кешегезне дә, яман юлдан саклап калачагын аңлап, әлеге куркыныч афәт таралуга битараф калмагыз. Аны бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була.
Иртәгәдән республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда 24-30 апрельдә иммунлаштыру атналыгы үтә. Ел саен узучы әлеге чара иммунлашуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату өчен оештырыла. Прививкалар ярдәмендә Европада ел саен 3 миллионга кадәр кешене дифтерия, коклюш, кызамык, паротит, кызылча, столбняк кебек авырулардан саклап калалар. Вакциналаштыруга буалылар ничек карый?
Яз җитеп көннәр җылыну, яшел үлән тишелеп чыгу белән авыл халкына чеби, каз-үрдәк бәбкәләре алу, үстерү мәшәкате дә өстәлә. Тик аларның токымын, томшыгын, аягын, башка билгеләрен генә тикшереп калмыйча, кош гриппы булмаган территориядән китерелүенә дә инанырга кирәк. Районда әлеге авыру белән бәйле узган елгы күңелсез хәлләр кабатланырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Бүген Казанда «ВолгаСтройЭкспо» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды, аның кысаларында 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» смотр-конкурсын оештыруда актив эше өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитеты диплом белән бүләкләнде. Күргәзмә ачылышында Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.