15-17 март көннәрендә Казанда яшь эшмәкәр мәктәбендә (яңа эш башлаучы фермер) укулар узды. Чараны оештыручылар - «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.
Өзү трансформатор подстанцияләренең икътисади һәм электротехник җиһазларын планлы ремонтлау, шулай ук бүлү челтәрләре җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Челтәр компаниясе» ААҖ.
20 марттан 22 мартка кадәр 9:00дан 17:00гә кадәр Карлы авылы тулысынча электрсыз калачак, ә 21 мартта 9:00дән 17:00гә кадәр Иске Суыксу авылында түбәндәге урамнарнарда электр уты булмаячак: Чишмә 11-22, Интернационал 18-35, Энгельс 14-29, Карл Маркс 19-40, Якуб 6-21, Пионерская 2-13, Колхоз 1-62, шулай ук мастерская, кузница, зерноток, дуңгыз фермасы объектларында.
28 мартта 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Әлши, Яскүл, Иске Мәртле, Канава, Иске Борындык, Шәмәк, Олы Боерган авылларында яшәүчеләр утсыз калачак.
Бүген Югары Лашчы һәм Ырынгы авыл җирлекләрендә халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару планлаштырыла. Җыен Югары Лашчы авылында 13.00 сәгатьтә башлана. Аннары Тутай, Татар Аксуы, Чуваш Аксуы һәм Чурак авылларында булачак.
2019 елның гыйнварыннан маена кадәр Буада ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Буа муниципаль районының предприятие, оешма һәм учреждение, авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында "Сәламәтлек" VII Спартакиадасы уза. Спартакиада ярышлары түбәндәге спорт төрләре - шорт-трек, чаңгы ярышлары, йөзү буенча инде узды. Безнең спортчыларны алда яңа ярышлар көтә. Катнашучыларга уңышлар һәм призлы урыннар яулаганнарны котлыйбыз!
Казан (Идел буе) федераль университетының "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында "Ел казанышлары-2018" Республика премиясе финалы узды, анда Буа ветеринария техникумы студентлары катнашты.
Агымдагы ел башыннан алып ике ай ярым эчендә Татарстанның 54 торак пункты күчемсез милек реестрына кертелгән. Алар Аксубай, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Сарман, Лаеш һәм Менделеевск районнарында урнашкан. Кадастр картасында хәзер 525 торак пунктның чикләре күрсәтелә һәм 2,6 мең торак пункт чикләре турында мәгълүматлар юк.
Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә "Открой рот" дип исемләнгән китап уку буенча Чемпионат - А. Пушкин, Ә. Еники, Е. Замятин, В. Маяковский,М. Булгаков һ.б. кебек төрле авторларның иҗат әсәрләрен уку буенча ярыш узды.
Чемпионатта катнашкан Буа медицина училищесының 2 нче курс студентлары һәм 5нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары яхшы сөйләм техникасын һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Аеруча аерылып торган буалылар чемпионатта катнашучы дипломнарын алдылар.
Кичә, 15 мартта, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 2 нче лицее базасында «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ һәм «И. Н. Ульянов ис.Ульяновск дәүләт педагогика университеты» ЮҺБ ФДБМУ белән берлектә «Хәзерге заман мәгарифе шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге» темасы буенча төбәкара конференция узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, су агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, җылы белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның 2018 елгы эш йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ мәсьәләсе буенча мәгълүматны һәм кирәкле материалларны билгеләнгән срокларда Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларына тарифларны фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитика системасы (ЕИАС РТ) аша тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә.
Хисаплылыкны тапшыру срогы: 05.04.2019.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатларында Казан дәүләт аграр университеты механикалаштыру һәм техник сервис институтының һәм агрономия факультетының чыгарылыш курс студентлары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара 2019 елның 26 мартында 9.30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Р. Гареев урамы, 62 йорт, Механизация һәм техник сервис институты бинасы (актлар залы).
Чараның программасы үз эченә ала:
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм фирмалары вакансияләр ярминкәсе; реклама материалларын күрсәтү белән предприятие, оешмалар һәм фирмалар презентацияләре.
Вакансияләр ярминкәсендә катнашу өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, кадрлар хезмәте белгечләре чакырыла.
Тулырак мәгълүмат (843) 567-46-30 телефоны буенча.