ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2 март көнне Наратлык чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашты. Шулай ук балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләре, "БМР мәгариф идарәсе" МКУ һәм "Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге" МБУ вәкилләре дә катнашты.

Р.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары педагог-оештыручы җитәкчелегендә "Бер команда бул - С. О. К. " республика конкурсында призлы 3 урынны алдылар.
Конкурсның читтән торып этабы 3 ай дәвам итте, алар дәвамында укучылар жюри биремнәрен этаплап үтәделәр. 1-2 март көннәрендә Биектау районының "Костер" лагерында узган конкурсның турыдан-туры этабына бөтен республикадан 20 команда җыелды.
Районыбыз укучыларын котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен үтәүне тәэмин итү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча үткәрелә торган эш кысаларында 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итүен хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Форум яшьләр өчен ел саен уздырыла торган төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.


2
март, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле буалылар! Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 5 март көнне Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлекчәләре белән берлектә алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт адресы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон (84377) 3 56 41.

Буа муниципаль районының белем бирү оешмалары «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән Бөтенроссия экомарафонына кушылды. Акция халыкның традицион макулатура җыюны яңарта, бу кәгазь җитештерүчеләргә кискен-дефицит агач чималын, ә планета халкына – аның ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирә, шулай ук Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 15 ноябрендәге күрсәтмәсе нигезендә калдыкларны аерым җыю буенча тармак булдыру программасының бер өлеше булып тора. Акция 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә акциядә районыбызның 13 белем бирү оешмасы катнашты. Акция нәтиҗәсендә 4940 килограмм макулатура җыелдын һәм эшкәртүгә җибәрелде. Исегезгә төшерәбез, 1000 кг макулатура эшкәртү 10га якын олы агач, 20 000 литр су, 1000 кВт электр энергиясен саклап калырга мөмкинлек бирә һәм 1 700 кг СО2 чыгаруны булдырмый кала.


1
март, 2019 ел
җомга

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район турының сайлап алу ярышларында 500дән артык талантлы бала катнашты. Ике көн дәвамында жюри әгъзалары 150дән артык чыгышны карадылар һәм бәяләделәр. Фестивальдә катнашучылар "Вокал"," Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
4 март көнне 18 сәгатьтә район мәдәният йортында фестивальнең гала-концерты узачак. Бу көнне республиканың Кайбыч районында 26-27 мартта узачак фестивальнең зона этабында Буа муниципаль районы данын яклаучыларның исемнәре аталачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, төрле ведомстволар, көч структуралары вәкилләре ярдәме белән алар ату, автомат сүтү һәм җыю, противогаз кию, аркан тарту, күңелле стартларда, үзешчән сәнгатьтә һ.б. ярышларда көчләрен сынадылар. Барлык нәтиҗәләр буенча да ветеринария техникумы командасы җиңү яулады. Икенче урында АСО (КСЮИ) командасы, өченче урында – медицина училищесы командасы. Шәхси беренчелектә атуда Илназ Миңнебаев иң күп очко җыйды. Медицина училищесыннан Тимур Хәсәнов – икенче, КСЮИдан Никита Комиссаров өченче булды. Аларга район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне шулай ук ДОСААФ район җәмгыяте, «Бердәм Россия»җирле бүлекчәсе дә әзерләгән иде.

4 мартта  6.45 сәгатьтә Татарстан Росреестры катнашында татар телендә Татарстан радиосында интервью чыгачак.
"Яңа көн" программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртачак. Дәүләт регистраторының профессиональ киңәшләре күчемсез милекне сатып алучыларга да, сатучыларга да файдалы булачак.  
 Татарстан радиосы 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә  Татарстанда «Бизнес-класс»программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Саклык банкы һәм Google тарафыннан оештырылган бушлай белем бирү проекты эшмәкәрлекне үстерүгә, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә һәм үз эшләрен ачарга җыенучыларга ярдәм итүгә, бизнес – мохиттә ориентлашу һәм системалы белем алу өчен юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International