ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Статистика мәгълүматларына караганда, салкыннар һәм Яңа ел бәйрәмнәре башлану белән көнкүрештә янгыннар саны ел саен арта бара. Нәкъ менә шул вакытта халык белән профилактик эшне көчәйтергә, күп балалы һәм социаль якланмаган катламнарга аерым игътибар бирергә кирәк. Шуны истә тотып, кичә, 24 декабрьдә Күл Черкене, Күшке, Боерган авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләргә чираттагы профилактик рейд үткәрелде.

26 декабрьдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир була.

"М. Вахитов исемендәге гимназия "дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары" VI республика конкурсында җиңүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында бүләкләү тантанасы узды.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 25 декабрьдә, иртәнге сәгать 9да,  яңа трасса тоташтырылу сәбәпле, Буа шәһәрендә бер көнгә суны туктатып тору планлаштырыла. Су шәһәрнең Космовский урамында (Яшьлек кафесы), плодопитомник, Яшьләр бистәсе, Шикәр заводы бистәсе, Төньяк-көнчыгыш бистәне, Машинатөзелеше заводы тирәсендә булмаячак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2018 елда 67 меңнән артык электрон гариза эшкәрткән инде.
Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча муниципаль берәмлекләр арасында Казан шәһәре (7 091), Тукай районы (2 885) һәм Әлмәт шәһәре (1 728) алдынгы урыннарны били.

"Сетевая компания" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, Буа электр челтәрләре түбәндәге адреслар буенча электр энергиясен өзү турында хәбәр итә:

2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

29 -31 декабрьдә сезне Яңа ел чыршыларының тантаналы ачылышына чакырабыз:

29 декабрьдә 16:00 сәгатьтә - шикәр заводы паркында;

29 декабрьдә 15:00 сәгатьтә - Буа элеваторы территориясендә;

30 декабрьдә 18:00 сәгатьтә - Яшьләр паркында;

Үзәк паркта бәйрәм тамашасы 31 декабрьдә 18 сәгатьтә башлана. 21.00 сәгатьтә-фейерверк.

        Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

        Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләрендә дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләкләр бирүне, шулай ук хезмәт (хезмәт) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Яңа ел алды-теләкләрне үтәү вакыты. Безнең һәрберебез бу чорда ниндидер яшерен нәрсә турында хыяллана.
Күп балалы Аитова Екатерина Николаевнаның балалары тимераякта шуарга яраталар, алар - «Арктика»боз сараена даими килүчеләр. Тик алар бишәү һәм әниләре аларны бер үзе тәрбияли, һәм тимераяклар аларның зур бердәм хыялары иде.
Куравиннар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә. Гаиләдә туйдыручы ул бары әти генә. Әни Ольга Анатольевна бала карау буенча ялда һәм ул балаларга яхшы кышкы киемнәр сатып алырга теләге зур иде.
Чуйкиннарның яшь гаиләсендә озак вакытлар улларының авыруына һәм аны дәвалау зарурилыгына бәйле рәвештә балалар коляскасын һәм карават алу мөмкинлеге булмаган.
Гайнетдинова Диләрә, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы " Преодоление" клубының актив әгъзасы булып тораУл ел буе ноутбук аша, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге турында хыялланган иде.
Буа муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Җаббаров аларның хыялларын тормышка ашырды. Һәм иң мөһиме -ул бу гаиләләргә могҗиза һәм Яңа ел могҗизасына ышаныч бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International