ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Иртәгә ГТРК “Россия-1 – Татарстан” каналында 8.45  һәм “Россия 24”тә 18.15 сәгатьләрдә “Авыл офыклары” тапшыруында Буа районы турында күрсәтәчәкләр. Сүз уҗымнарның торышы хакында барачак.

Район хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу төгәлләнә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 октябрьгә ул барлык мәйданның 97 процентында казылган. Җир өстенә барлыгы 188965 тонна тамыразык чыгарылган. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 215 центнер тәшкил итә.

Көнбагышның яртысы җыеп алынган. Туңга сөрү тиешленең 99 процентында башкарылган.

 

Труппа ел әйләнәсе диярлек  гастрольләрдә, шул ыгы-зыгыда премьера да хәстәрләп өлгергәннәр. Яңа спектакльләр һәм планнар турында театрның директоры-баш режиссеры Раил Садриев сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Минем шәҗәрәм" дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә. Бу конкурста катнашу өчен Буа муниципаль районыннан өч катнашучы заявка бирде. 


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 37 227 электрон гариза эшкәртте. Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләр бишлегендә - Казан шәһәре( 5 283), Яр Чаллы шәһәре (1 274), Тукай (2 211), Әлмәт(1 332) һәм Зәй районнары (1 280). Түбән Кама (959), Әгерҗе (830) һәм Буа (674) районнарында яхшы күрсәткечләр бар.

4 ноябрь көнне "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 12: 00 сәгатьтә " Көчле рухлы!" исемле, халыклар бердәмлеге көненә багышланган,  шәхси ачык турнир узачак.

Бүген 70 яшендә Сибгатуллин Мәхмүт Заһидулла улы, "РАЙТОПСНАБСБЫТ" Буа базасының алыштыргысыз директоры кинәт вафат булды.
Сибгатуллиннар гаиләсенең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Җеназа бүген 12:00 сәгатьтә аның туган авылында - Буа муниципаль районының Яңа Чәчкаб авылында узачак

Интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе кысаларында «Светофорик» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Интернет дөньясында. Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камартдинов Ранис Рафис улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы катнашында гомуми белем бирү учреждениеләре коллективларына яңа директорлар тәкъдим ителде

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары белән "барлык һөнәрләр мөһим" дигән чара уздырганнар.Дәреснең төп максаты яшьләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, киләчәкнең сайлавы, тормыш кыйммәтләрен аңлау иде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International