ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышланган «кайнар линия» үткәрелде. Дүрт сәгать дәвамында дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге тарафыннан 30 дан артык шалтырату кабул ителде, аларга квалификацияле җаваплар бирелде. Сезнең игътибарга кайбер иң еш кабатлана торган сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.

Буа шәһәренең "Теремок" балалар бакчасында «Эколята – мәктәпкәчә балалар " - табигать сакчылары рәтенә тантаналы рәвештә кабул итү чарасы узды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы идарәсенең II дәрәҗә өлкән белгече Әмир Җаббаров «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе "Эколята-мәктәпкәчә балалар " сафларына кубул итте, һәм значоклар тапшырды.

Районның күпчелек авыллары халкы быел җыелган үзара салым акчасына юллар рәхәтен күрә башлады: нигезе ясалып,  ак таштан салына алар. Агымдагы  атнада бу  эш Югары Лашчы җирлегенә караган авылларда да дәвам итте.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, физик  затлар  2017 ел өчен мөлкәткә салымны агымдагы елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиешләр. Федераль салым хезмәтчелеге сайтындагы “Физик затлар өчен салым түләүче шәхси кабинеты” сервисыннан файдаланучыларга белдерү кәгазе электрон рәвештә җибәреләчәк. Салым түләү өчен  электрон сервис уңайлы, чөнки әлеге хезмәткә салымны онлайн-түләү мөмкинлекләре дә кертелгән. Банк аша түләргә уйласа,  физик зат  әзер квитанцияне бастырып чыгара да ала. “Шәхси кабинет” кулланмаучы затларга салым түләүгә белдерү кәгазе почта аша җибәреләчәк. “Татарстан почтасы-Россия почтасы” хезмәтчелегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа районы буенча физик затларга тарату өчен 21181 данәдә салым белдерүе кәгазьләре алынган. Шуның инде 20141 данәсе ( 95 проценты) халыкка таратылган.

2018 елның 31 октябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе»хокукый ярдәм көне үткәрә. Бу чара Яр Чаллы шәһәренең «1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае " өстәмә белем бирү учреждениесе базасында узачак.+7(8552)-56-91-15.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров шәһәрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар башлап җибәрде. Кичә шундый очрашу "Буа шикәре" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән узды, бүген «Буа Элеваторы» ААҖ хезмәт коллективы белән.

27 октябрьдә Россия Федерациясенең 9 илендә һәм 20 төбәгендә "Татарча диктант"белемнәрне тикшерү буенча белем бирү акциясе узачак. Буада "Татарча диктант"  Р.Люксембург урамы, 66 йорт адресы буенча урнашкан М. Вахитов исемендәге гимназиядә узачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Акциядә катнашырга теләүчеләрне көтәбез.

Бүген, 23 октябрьдә, ял итү үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Буа җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясе узды, анда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк сәяси советы әгъзасы Рәшит Низамов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, партиянең 59 башлангыч бүлекчәсе делегатлары, район Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары, «Яшь гвардия» вәкилләре, активистлар һәм тарафдарлары катнашты.

Бүгенге көндә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында Татарстанның 400дән артык торак пункты чикләре турында мәгълүматлар бар. Бу республиканың барлык торак пунктлары чикләреннән 13%. Мәгълүматларны ЕГРНга тапшыру эше дәвам итәргә тиеш. РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, 2018 ел азагына чикләр реестрына 37% торак пункт чикләре турында, ә 2020 ел азагына – 80%. Мәгълүматлар кертү өчен әзерләнгән документлар закон таләпләренә туры килергә тиеш.

"Бер көнлек фирма» дигән төшенчә хәзерге җәмгыятьтә бик аз кулланыла. Мондый оешмалар реаль коммерция эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен түгел, ә аларның контрагентларының законсыз операцияләрен яшерер өчен булдырыла. Кагыйдә буларак, салым түләүдән качу, законсыз килеп чыккан товарларны легальләштерү, акча средстволарын «кулга төшерү» максатлары өчен. Мондый оешмалар булдыру өчен номиналь җитәкчеләр яки учредительләр, ягъни акча түләп оешмага теркәлү өчен кирәкле документларны, шулай ук салым һәм башка хисаплылыкны имзалаган гражданнар кулланыла. Мондый хезмәт хакы белән, нигездә, эшсез затлар һәм студентлар килешә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International