ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Кичә, 22 июльдә Буа муниципаль районында 11 округ буенча сайлаучылар белшн кондидатларның алдан тавыш бирү очрашуы узды.

 

"Батыр" спорт мәктәбендә  балалар өчен "Кызыл, сары, яшел" дигән спорт күңел  ачу дәресе узды. Монда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм билгеләре трындагы белемнәрен ныгытты, тәрбиячеләр исә балаларның төп хәрәкәтләрне ясый алуларын карады, көч, җитезлек, хәрәкәт тизлеген үстерделәр, коллективизм хисен тәрбияләделәр. 

Балалар бакчасының спорт командасы биремнәрне бик теләп башкарды һәм киртәләрне җиңде. Бу көнне барысы да дәрт һәм күтәренке кәеф алды.


21
июль, 2018 ел
шимбә

24 июльдә сәг.8 дән алып 12гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе олешләп төзү килешүләрен теркәү мәсьәләләренә багышланган бердәм "кайнар линия" көне үткәрәчәк.

Пенсия фондының сайтында шәхси кабинетында ике дәүләт хезмәте тәкъдим итү белән бәйле яңа сервислар үз эшен башлап җибәрде.Алар - граҗданнар авияциясе һәм күмер сәнәгате өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләргә пенсиясенә өстәмәләр билгеләү, шулай ук аерым казаныш һәм күрсәткән хезмәтләр  өчен өстәмә материаль ярдәм билгеләү. пенсия фондының әлеге түләүләргә гаризаны хәзер РПФ сайты аша электрон форматын бирергә була. Бу очракта шәхси кабинет сервисыннан файдаланырга була.

Пенсиягә стәмә түләүләргә граңдан авияциясе, һава судносының җәйге экипаң әгъзалары хокуклы. Боларга пилотлар, штурманнар, борт инженерлары һәм механиклары, шулай ук күмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре, мәсәлән, тау эшчеләре, проходчиклар, забойниклар һәм машинистлар керә.

Предприятиедә хезмәт куючылар, аларның балалары һәм буалылар бу максатта шикәр заводы паркына җыелды. Икенче тапкыр үткәрелүче кече Сабан туенда традиция буенча башта алдынгыларны тәбрикләделәр, заводның җыр-моңга осталары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

М.Вахитов исемендүге гимназиянең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар 111 номерлы янгын сүндерүчеләр частендә булдылар. Частнең начальнигы Р.Шәрәфетдинов балаларга кызыклы экскурсия алып бардылыр


20
июль, 2018 ел
җомга

Земельные участки, входящие в состав зон с особыми условиями использования территорий, как правило, не изымаются у правообладателей. Но на такие участки  или их часть распространяется особый режим. Это влечет за собой ряд ограничений в использовании.

Казан федераль университетында Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды. Барлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесенə КФУның кабул итү комиссиясе хəбəр итте.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык булышлыгы белән "Чүп-чарга башка урын юк" Регионара иҗтимагый оешмасы "Башкарабыз!" исемле Бөтендонья чисталык көне үткәрә. проект 2018 елның 15 сентябрендә табигать территорияләрендә чүп-чарны чистарту масштаблы ирекле иҗтимагый акция үткәрүне күздә тота. Бу чара - граҗданлык инициативасы.

Шушы көннәрдә Буа элеваторының агымдагы ел уңышын кабул итәргә һәм сакларга әзерлеге тикшерелде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, бөртек сыйфатын бәяләү үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләреннән торган комиссия 12 гектар мәйдан биләгән предприятиенең бөртек кабул итү, киптерү һәм саклау буенча барлык төп биналарында булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International