ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

Шушы көннәрдә Казанда Worldskills эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумында “Ашчы, кондитер” бүлегендә икенче курста белем алучы Инсаф Рәхимҗанов һәм “Ветеринария” бүлегенең өченче курс студенты Евгений Думилин икесе дә өченче урын яуладылар.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел “Байтик” компьютер лагеренда узган профиль сменасыннан 8-10 сыныфлар укучылары –  2 номерлы лицейдан Эльмир Йосыпов, 5 номерлы гимназиядән Нияз Маннапов, Яңа Чәчкаптан Рушан Исмәгыйлев, лицей-интернаттан Фаил Баһаветдинов беренче урын белән кайттылар


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Шәһәрдә оешма-предприятиеләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалып, киләчәккә йөкләмәләр билгеләнә. Шундый очрашу мәгариф бүлеге системасына кергән коллективлар белән мәдәни үзәктә узды.

 

Күптән килгән традицияләр буенча, 2017 елның 7 февраль аенда, Буа ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укычылары белән очрашу-әнгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар

Данлыклы оренбур шәлләрен бәйләүче безнең районда да бар. Ул – Яңа Тинчәле авылында яшәүче Наилә Хәйретдинова. Оренбург өлкәсенең атаклы Саракташ ягында –Кувандык районында туып-үскән кыз бер учка сыя торган, балдак аша узарлык нәфис шәлләрне мәктәптә укыганда ук бәйли башлаган. 


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Буада “Ел тәрбиячесе”исемнәрен атадылар! 

Әлеге бәйгенең нәтиҗәсе узган җомгадан бирле “ачык” калды. Ниһаять, бу исемнәр мәгълүм! Менә алар кемнәр:

“Әкият” балалар бакчасыннан Резеда Санатуллова

Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары ике көн барды. Шимбә көнне узышлар, якшәмбе эстафета узды. Эстафетада шәһәр оешма-предприяиеләр командалары арасында беренчедә - “Буа газы”, икенчедә – шикәр заводы, өченчедә – БуЭС. Узышларда да командалар шул тәртиптә урнаштылар. Шәхси беренчелектә җиңүче командада  өч призлы урын –  Сергей Батин беренче, Сергей Гришин – өченче, хатын-кызлардан Ландыш Хәйретдинова икенче булдылар

Мәгариф хезмәткәрләренең республика Спартакиадасының зона ярышларында катнашты алар. “Арктика” спорт мәктәбендә шимбә көнне узган бәйгедә тагын Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Лаеш, Кама Тамагы укытучылары көч сынады.

Быел бу “кара” датага 15 ел тулды. Шәһәрнең үзәк мәйданына, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл каршында, гадәттәгечә, полиция хезмәткәрләре, һәлак булучлырның якыннары җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, полиция бүлеге начальнигы Радик Егоров герой хокук сакчыларының батырлыгы хакында сөйләделәр,  аның хәтерләрдә мәңге сакланачагын, гаиләләрен ярдәмнән ташламаячакларын әйттеләр

Безнең шәһәр территориясендә “Сәламәтлек” сәламәтләндерү комплексы төзелә. Бу хакта Буа шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә. Бу уңайдан комплексны урнаштыру урыны буенча фикер алышуда  буалыларның да катнашуы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International