Шимбә көнне Наратлык урманында СССРның, РСФСРның югары категорияле тренеры, чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.
Илебез башкаласында 16-17 февраль көннәрендә узган Россиянең крестьян (фермер) хуьалыкларыны һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXVIII съездында катнашты ул
Адав-Толымбай авылының Марат Вәлиуллин җитәкчелегендәге һәм тренерлыгындагы волейбол командасы нинди генә ярышта да призлы урын алмый калмый. Бу юлы “ТНВ – Яңа гасыр” иҗтимагы хәрәкәте призларына бәйгедә уңышка ирештеләр
Кичә район мәдәният йортында шул исемдәге район бәйгесе үтте. Анда “Татар кызы”на лаек булуларын тугыз конкурсант – шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән Энҗе Шиһабетдинова, ветеринария техникумыннан Эльмира Җәләлетдинова, Иске Суыксудан Чулпан Абдрахманова, 2 номерлы лицейдан Динара Җәләлетдинова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эльмира Сабитова, лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарова, медицина училищесыннан Ландыш Мингалиева, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Назлыгөл Галимова, Боерганнан Рузилә Сәйфетдинова дәгъваладылар
Ике көн дәвамында лицей-интернатта узган бәйгедә республика этабына узу өчен Идел аръягының алты районыннан җыелган 22 укытучы ярышты. Алар дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр
Балалар театр коллективларының " Иделкәем" республика бәйгесенең зона туры Апас мәдәният йортында узды. Биредә Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге Халык театры каршында һәм "Сәләт" балалар иҗат йортында эшләп килүче коллектив, Зур Күккүз авылында Галия Жәләлиева җитәкчелегендә оешкан курчак театры коллективы, Буа һәм Кайбыч районнарыннан килгән коллективлар чыгыш ясады.
Дөресрәге, юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында оештырылган “Каешыңны каптыр һәм елмай” акциясенә кушылды алар. Әлеге кустка караган Алших һәм Теңкәш авылларыннан да килгән барлыгы алты гаилә төрле ярышларда, уеннарда, башваткычларда көч сынашты
Районда ГТО нормаларын тапшыру айлыгы бара. Буалы хезмәткәрләр, җитәкчеләр үз көчләрен өч атна дәвамында сынады инде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 71 оешма-пред-приятиедән, шул исәптән авыл җирлекләреннән, уку йортларыннан 1 меңнән күбрәк кеше “Юность” спорт мәктәбендә, “Дельфин” бассейнында төрле спорт төр-ләрендә мөмкинлекләрен ачыкларга өлгергән.