ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

8 Март бәйрәме алдыннан район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 5 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Алар аны Буа районы буенча миграция бүлеге начальнигы Айдар Хадиуллин кулыннан алдылар

Әлеге традицион бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда Югары Лашчы мәктәбеннән, Буадан, Апас һәм Чуашстанның Яльчек районнарыннан яшь чаңгычылар җыелды. 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2001-2002 елларда туган ир балалар һәм кызлар спринтта – 1  һәм 1,2 километрда узыштылар.


4
март, 2017 ел
шимбә

Буада бердәнбер балалар бакчасы Мәскәү шәһәре белгечләре тарафыннан тезелгән программа нигезендә эшли. Пилот мәйданчыгы булып беречеләрдә башлаган мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә шушы көннәрдә республика күләмендә семинар үтте.

“Ел укытучысы-2017” Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабының зона турына нәтиҗәләр ясалды. Анда район данын лицей-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Константинова, М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Җәләлова һәм 1 номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Коваленко, яклаячак.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 муниципаль районы башлыкларына мәктәп автобусы ачкычларын  Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә  Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда тапшырды. 51 автобусның икесе Буага бирелде.


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова 23-26 февраль көннәрендә Новочебоксарск шәһәрендә узган каратэ буенча VIII Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Ул 16-17 яшьлек кызлар арасында беренче урын яулады

Буада ике көн Масленица бәйрәме гөрләде. 25 февральдә Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре халыкны кайнар коймакка чакырды. Кышны озату бәйрәме белән бирегә җыелган халыкны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга тыныч язлар, җәйләр килүен теләде. Аннан барчасы рәхәтләнеп күңел ачты.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 21 нче февралендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.

Районда яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы бара. Аның кысаларында төрле  бәйгеләр үткәрелә.

Сәгать 7дә сикереп торырга, стройга тезелергә, иртәнге ашка һәм – мәктәпкә! Кайбер яшьтәшләре еламыйча боткасын да ашый алмаганда, бу малайлар, булачак офицерлар, тимер дисциплина кысаларында яшиләр.  Ватан сакчысы көне уңаеннан Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә белем алучы яшь буалылар белән аралаштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International