2016 нче елның 25 нче февралендә Буа муниципаль районында 11 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.
Муниципаль район Советының бишенче утырышы да әлеге шатлыклы вакыйгалар белән бер көнгә туры килде.
Аракчино бистәсе – Югары Ослан боз юлы бүген 24 февральдә 22 сәгатьтә ябылачак, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.
Моны авылның мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре традицион чаңгы ярышы үткәреп ачыкладылар. 50 яшьтән өлкән ир-атлар арасында беренче урынны Казаннан кайткан Хәмит Бикмуллин, икенчене Илгизәр Батталов, өченче урынны Фәрит Ильясов яуладылар.
Буа ветеринария техникумында республика колледжларында, училище-техникумнарында белем алучылар арасында “Без бәхетле буын-2016” фестиваленең беренче зона этабы узды.
Йөрәк һаман унсигездә диюләре хактыр. Мәрзия әби дә үзенә ничә яшь икәнен әйтми, әнә.
Районның иң өлкән кешесе – Иске Суыксудан Мәрьям әби Низамова февраль азагында, Алла бирсә, 103нче яшькә чыгачак.
Тумышы белән Адав-Толымбайдан булган чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы, бик күп спорт осталары тәрбияләгән Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары якшәмбе көнне узды.
Ул Идел аръягы районнарыннан килгән вәкилләр белән хезмәтне саклау буенча семинар үткәрде.
Министрлык вәкиле республикадагы оешма-предпрятиеләрдә хезмәтне саклау буенча контрольнең тагын да көчәйтелүе хакында әйтеп узды. Аның белән семинарда катнашкан Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Артем Ларюхин хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәмәгән очракта юридик һәм вазифаи затларны нинди штраф суммалары көткәнен сөйләде. Семинарда хезмәтне саклау буенча координация Советы вәкилләре катнашты