Терлекчелектә кышлату чоры дәвам итә. Бар игътибар малларны технология таләпләрен үтәп ашатып, продукция алуны киметмәүгә юнәлтелергә тиеш.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җи-тештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәү-ләтшин белән аның барышы белән танышу өчен берничә хуҗалыкка юл тоттык.
Февраль аеның бересеннән алып дүртесенә кадәр Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетендә инвалидлар өчен беренче тапкыр “Бер-беребезгә булышыйк” дигән семенар булып узды.
Ул “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” темасы астында узды. Бәйрәм берничә өлештән торды.Кичәнең беренче өлешендә 7-8нче сыйныфларның иң күп китап укучылары китап турында шигырьләр сөйләделәр. Икенче өлешендә иң күп китап укучылар әкиятләр иленнән килделәр. Алар арасында төрле әкият геройлары бар иде. Һәр әкият герое үзе турында шигырь сөйләде. Кичәне китапханәче Нургалиева Фәридә һәм 9нчы сыйныф укучылары Камалиева Лилия һәм Нургалиева Рәфия алып барды.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше мәдәният йортының бию залында үтте. Буадан чакырылган кунаклар “Балалар бәйрәме “Волшебник!” төркеме (Гарифуллина Эльвира һәм Гарифуллин Илдар) балалар белән уеннар оештырды.Уеннар төрле темаларны үз эченә алган: китап,сәнгать, мәдәният, спорт белән бәйлеләре дә бар иде.
“Китап сөючеләр” бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмне карарга килгән әниләр дә оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “2016 елда ял көннәрен күчерү турында”гы карары белән 20 февральдәге ял көне 22сенә күчерелә.
Аларны “Сәламәтлек” спартакиадасының чираттагы бәйгесендә ачыкладылар. Беренче көнне Наратлык урманындагы чаңгы юлына шәхси беренчелектә ярышучылар чыкты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километрда узыштылар.
Бүген бу “кара” датага 14 ел тулу уңаеннан полиция хезмәткәрләре, гадәттәгечә, шәһәрнең үзәк мәйданына килделәр.
2016 елнын 3-нче февраль конне, Атабай-Энкэбэ авылында туып-усеп, тыл хэм хезмэт ветераны, ялгыз яшэуче пенсионерны,Кэбирова Музафиря Кэбир кызынын, 90-яшьлек юбилее.
“Ак Барс Созидание” хәйрия фонды 2016 елда түбәндәге акцияләрне игълан итә: “Балага булыш”.
Әлегә читтән булышлык белән – яңа алымны куллануга алу этабында дәваханә травматологы Камол Тилабалдиев операцияне Казанның 7нче шәһәр клиник дәваханәсе травматолог-ортопеды Ренат Әфләтунов кул астында башкара.
Аны йоктыручы – яшәү урыны белән районда теркәлгән, Казанга барып эшләүче 55 яшьлек ир-ат.