Бу хәл вакытлыча гына. Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары киселешендә күптән түгел генә урнаштырылган яңа светофор 5-7 көн эчендә юл хәрәкәтен кабат көйли башлаячак. Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече Ранис Бәдретдинов әйтүенчә, аның эшләми торуы электр энергиясенә техник тоташтыру, исәп приборы урнаштыру эшләрен башкару белән генә бәйле.