16 ноябрьдә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенә алу белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
2022 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән адреслы эш оештыру өчен республикада экспортны үстерү буенча бөтен мәгълүмат бастырыла торган «Татарстан Республикасында экспортны үстерү» җаваплы затлар белән методик чат булдырылды. Бу чатта шулай ук экспортерлар реестрлары урнаштырылган. Шулай ук яңалыклар телеграм-каналының регион һәм федераль экспортны яклау чаралары буенча актуаль мәгълүматны үз эченә алган t.me/tatarstanexport телеграм - канал эшли.
2023 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегендә Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итү вакыты 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (8-84374)3-15-97, 8(843) 221-77-85
Гражданнарны кабул итү:
ТР, Буа шәһәре, Космовский ур., 31 йорт (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы, 2 нче кат)
Белешмәләр өчен телефон: 8(84374) 3-15-97, 8(843)221-77-85.
Кабул итү вакыты– 09.00 - 12.00
15 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
Мөлкәт салымнарын түләүгә 2 млн 238 мең хәбәрнамә Татарстан Республикасында яшәүчеләргә җибәрелгән, шуларның 985 меңе салым түләүченең шәхси кабинеты сервисы аша электрон рәвештә җибәрелгән.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан 2023 елның 16 ноябрендә 09:00 дән 10:00 гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә системасын кулланып гражданнарны кабул итү планлаштырыла.
10-11 ноябрьдә Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре арасында йөзү буенча "Кама аръягы лидеры" республика ярышлары узды.
13 ноябрь кичендә, 14 ноябрь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с көчле җил сакланачак.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында 2023 елның 20 ноябрендә ТР, Буа шәһәре, Р.Люксембург урамы, 138в йорт адресы буенча урнашкан элеккеге китап йорты бинасында адвокат Заббаров Рафаил Рифкать улы 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр бушлай кабул итәчәк.
Шулай ук 11.00 дән 12.00 гә кадәр бушлай кабул итү сәгатен ТР, Буа шәһәре, Р.Люксембург урамы, 126, (4 нче офис) адресы буенча нотариус Дәүләтшин Ирек Закарьявич үткәрәчәк, алдан язылу - 3-35-70 телефоны буенча.
Шулай ук кабул итү 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 а йорт адресы буенча прокуратура, социаль яклау бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, опека һәм попечительлек бүлеге, мәгариф бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вәкилләре катнашында узачак. Язылу өчен телефон -3-40-34
Хөрмәтле Буа районы халкы!
Россия Банкы тарафыннан агымдагы елның 7-30 ноябрендә кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү максатыннан юридик һәм физик затлардан сораштыру үткәрелә.