Бүген Буада «Экомәктәп/Яшел флаг»халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында экологик белем бирү буенча педагогик идеяләрнең республика фестивале узды.
Тема «Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә экологик белем бирүне оештыру буенча яңа алымнар».
Фестивальнең мәйданчыклары - Буа шәһәренең «Теремкәй» һәм «АБВГДЕЙКа» балалар бакчалары иде.
Чурактан Игорь Попов махсус хәрби операция зонасында булган Буа егетләренә барып кайтты. Бу маршрутны Игорь инде бишенче тапкыр узган. Исәпләп карасаң, куркыныч юлда 40 көн дигән сүз.
Узган елның көзендә, мобилизация тәмамланганнан соң, район башлыгы Ранис Камартдинов «әфганчылар» белән очрашты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларына ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Игорь Попов беренчеләрдән булып шәхси автомобилендә гуманитар йөк алып барырга ризалашты.
Отряд активистлары акцияне Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. Акциянең максаты гади - җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү.
ТР Хезмәт министрлыгы ноябрьдә өстәмә ял көннәре турында искә төшерде. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
Быел 4 ноябрь шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көне 6 ноябрьгә күчерелә. Россиялеләр 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк.
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социальләштерү программаларын үстерүнең Федераль үзәге «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясен уздыруны дәвам итә. Киләсе акция 4-6 ноябрьгә планлаштырылган һәм Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка киңәш итә:
Бозлавыкта
Шумый торган аяк киеме әзерләп куегыз. Ашыкмыйча хәрәкәт итегез,өлкән кешеләргә махсус резиналы таяклар киңәш ителә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат
Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы 2023 елның ноябрь аена.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:
эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән башлап,
шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән.