ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе территориясендә мөлкәт салымнарын түләүнең бердәм вакыты билгеләнгән - 1 декабрьдән дә соңга калмыйча.

2023 елның 6 сентябрендә «Йортның яшь идарәчесе- яшәү өчен уңайлы мохит тудыручы» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр  бәйгесе башланды.

 Бәйгенең максаты - балаларның һәм яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, шулай ук аларның Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләрендә яшәү өчен уңайл һәм имин мохит формалаштыруда катнашу мөмкинлеген булдыру.


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа аллеялар Вольнистан авылы янында һәм Иске Тинчәлдә барлыкка килде. Биредә 1500 һәм 500 төп чыршы һәм нарат утыртылды.

Акциядә волонтерлар, укытучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчалары хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, почта элемтәсе бүлекчәләре катнашты.

Буа районы буенча барысы 3500дән артык агач утырту планлаштырыла.

Уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый.

Казан буенча:

 

Аязучан болытлы һава.

Җитди явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/с.

Төнлә минималь температура  +8... +10˚. 

Көндез һаваның максималь температурасы  +19..+ 21˚.

Татарстан Росреестры тарафыннан 1800 гектар мәйданда 14 мең җир кишәрлеге төшерелгән.

Почта тартмаларына шәхси затлар тарафыннан хезмәт күрсәтү турында төрле листовкалар ешрак эләгә: компьютер, суыткыч, кер юу машинасы яки телевизор ремонтлау булсынмы. Аларда «намуслы» останың исеме, кесә телефоны һәм төрле фразалар күрсәтелгән:

- түләүсез консультация;

- үземә эшлим;

- башкаларга караганда бәяләр ике тапкыр арзанрак;

- пенсионерларга ташламалар;

- сыйфатлы итеп төзекләндерәм;

-  янәшәдә генә яшим- тиз киләм!

2023 елның 10 сентябреннән Роспотребнадзорның 04.08.2023 елдан 502 номерлы (Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән 30.08.2023, теркәү no 74999) боерыгы үз көченә керә, ул кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеген раслады. Бер үк вакытта Роспотребнадзорның 23.12.2021  елдан 804номерлы  боерыгы үз көчен югалткан дип таныла.

Роспотребнадзор Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 1 сентябреннән аерым төрләрне идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен билгеләүче берничә карары кабул ителгәнен хәбәр итә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге кулланучылар кредиты шартнамәсен төзегәндә финанс хезмәтләрен кулланучыларны мәгълүматлаштыру максатларында түбәндәге киңәшләрдән файдаланырга киңәш итә:

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов урамы, 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10, 14 сентябрь 2023 ел. 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне үткәреләчәк.

«Ачык ишекләр» көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Алдан язылу өчен телефоннар 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International