ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм  проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше (ЭДО) сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне ачты. 2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Буа районы "Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат

2023 елның 10-20 августында Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләргә бизнес» белем бирү программасының икенче агымы узачак.

«Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 21 августында сәгать 10нан 15 сәгатькә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү)

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).

Урман кишәрлеген арендалаучы-оешма кануннар таләпләрен, урманнарны үзләштерү проектын, шартнамә йөкләмәләрен бозып, территорияне саклауны тәэмин итмәгән, бу Татарстан Республикасының Әгерҗе участок урманчылыгы территориясендә билгесез затлар тарафыннан 60 тан артык урман үсентесен законсыз кисүгә китергән, дип билгеләнгән.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2019-2020 елларда «Средволгаводхоз» ФДУ эшчәнлеген тикшерде.

«ИКС 5 Корпоратив үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Х5 Group җитәкчелеге «Пятерочка» кибетләре территориясендә «Фермерские островки»- «Фермер утраучыгы» проектын эшләүгә тәкъдим итә.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» (алга таба – Фонд) 2023 елның 16 июненнән башлап «4,5%» яңа микрофинанс продуктын гамәлгә кертте. 


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 14-18 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә югары (4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

Чаралар РФ Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге белән берлектә онлайн-форматта уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International