Буалылар "Махсус хәрби операция сугышчылары өчен чәй" хәйрия акциясенә кушылды. Шәһәр халкы төрле дару чәчәкләреннән һәм үләннәрдән торган җыелмаларны җыйды. Шулай ук киптерелгән алмаларны да төрделәр. Үз йортлары белән яшәүчеләр бакча кишәрлекләрендә үскән сарымсак башларын да өстәделәр.
2023 елның 24 июленнән 24 сентябренә кадәр «Мөмкинлекләр мохите» проектлары конкурсына заявкалар кабул ителә, ул балалар иминлеге дәрәҗәсен күтәрүче проектларны хуплый һәм шул ук вакытта балаларның үз фикерләрен һәм инициативаларын да исәпкә ала.
2023 елның 1 июленнән милеккә һәм НДФЛга салымнар буенча бурыч түләү турындагы салым мөрәҗәгатьләрен һәм таләпләрне Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында (ЕПГУ) Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша алырга мөмкин.
2023 елның 14-18 август көннәрендә Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә югары (4 класс) янгын куркынычы сакланачак, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы көтелә.
Урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә:
- көннең икенче яртысында һәм 16 август кичендә, 17 август төнендә яшен, яшен вакытында кыска вакытка 15-20 м/с ка кадәр җил көчәя, урыны белән көчле яңгырлар, боз явуы ихтимал;
- урыны белән төнлә һәм иртән томан.
"Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты балалы хатын-кызларга үз эшен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. «Эшмәкәр әни» проектында катнашучылар үз бизнесын башлап җибәрү һәм иң яхшы проектларны тормышка ашыру өчен 100 мең сум күләмендә грант ярдәме алу өчен кирәкле комплекслы белемнәр алачак.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Яндекста нәтиҗәле реклама кампаниясен көйләү буенча онлайн-белем бирү программасын башлап җибәрә. Курста катнашучылар эшне тиз башлау өчен «Яндекс. Директ» кабинетын тулыландыру өчен 7 мең сумлык бушлай промокод алачак..
2023 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 30 гыйнварындагы 129 номерлы карары белән расланган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре (алга таба кагыйдәләр) үз көченә керә.
Физкультура – сәламәтләндерү хезмәтләре-физкультура-спорт оешмасы тарафыннан, аның оештыру-хокукый формасына карамастан, гражданнарның сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, физик әзерлек һәм физик үсеш ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек, шул исәптән физкультура чараларын үткәрүне дә үз эченә ала.
Сездән ватылган товарны түләргә мәҗбүр итүнең бердәнбер ысулы бар - суд тәртибендә кибет сезнең аңлы рәвештә зыян ясаганыгызны исбатларга тиеш. Сатучы сезне шундый нияттә гаепли башласа, боларның барысын да судта исбат итәргә кирәк әле, дип сатучының исенә төшерегез.
Дәүләт Думасы кабул иткән закон финанс хезмәтләрен кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карауның бердәм тәртибен кертә. Бу базар катнашучыларын намуссыз практикаларга һәм клиентларның хокукларын бозуга юл куймаска стимуллаштырачак.
Банк һәм теләсә кайсы башка финанс оешмасы 15 эш көне дәвамында шикаятьнең асылы буенча җавап бирергә тиеш булачак. Әгәр карар кабул итү өчен өстәмә мәгълүмат кирәк булса, әлеге срок 10 эш көненә озайтылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Ефремов урамы, 135 «В» йорт; Тәтеш шәһәре,Свердлов ур., 43 й, Иске Чүпрәле, Корпоротив ур., 10 й адресы буенча 2023елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" бердәм көне уздырылачак.