ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Буада район мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре 75% ка тәмамланган. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов атна саен узу торган  төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкканда әйтте. Бинаны яңарту Мәдәният  илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Май аенда Буа шәһәре территориясендә һәм Буа районының авыл торак пунктларында Сетевая компания АҖ электр челтәрләрендә ремонт эшләре планлаштырылган.

2023 елның 23 маенда Буа муниципаль районына дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Л.В. Хәбибуллина киләчәк.

Күчмә чара барышында Буа муниципаль районының коммуналь инфраструктура объектларына бару һәм Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча 14.00 сәгатьтән гражданнарны күчмә кабул итү планлаштырыла.

Бәяләрне, тарифларны билгеләү буенча сорауларыгыз булса, дәүләт комитеты вәкиленә шәхсән мөрәҗәгать итәргә була. Алдан язылу телефоны: 3-56-41.

2023 елның  май аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.

Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2023 елның    май аена каты көнкүреш калдыкларын  чыгару графигы


30
апрель, 2023 ел
якшәмбе

«Буа» сәнәгать паркында  керкә балыгы җитештерү буенча ферма ачылды. Проектны Хәйруллин Илнур Ирек улы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты һәм Татагролизингтан кредит ярдәмендә тормышка ашырды. Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Дәүләт Советы депутаты, Татагролизинг җитәкчесе Азат Җиһаншин ачылуның мәртәбәле кунаклары булды.

Буада чуаш теле көне һәм чуаш халкы язучысы  Иван Яковлевич Яковлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Концерт Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы кысаларында узды.

 


29
апрель, 2023 ел
шимбә

Конференциядә катнашу өчен мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте өлкәсе органнары һәм учреждениеләре, балалар тәрбияләү өлкәсендә эшләүче башка оешмалар белгечләре, ата-аналар, педагоглар, психологлар һәм башка кызыксынган затлар чакырыла. Конференция программасы балаларның цифрлы грамоталылыгын үстерү, мәгарифне цифрлы үзгәртү һәм балаларны интернет-куркынычлардан саклау мәсьәләләрен тикшерүне үз эченә ала.

 

2023 елның 18-19 маенда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисадый форумы (алга таба - Форум) узачак.

2023елның 28 апрелендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Яшь мастер» төбәк һәм төбәкара чемпионатының финалистларын тантаналы төстә бүләкләделәр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә егерме тәрбияләнүче, Буа шәһәрендә унике укучы, тәрбиячеләр һәм педагоглар белән   мондый киң күләмле чемпионатта унбиш компетенциядә катнашты. Үз һөнәри осталыкларын һәм талантларын күрсәтү өчен алар барысы да күп көч куйганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International