Юлларда исерек хәлдә руль артына утырган кешеләр зур куркыныч тудыра.
Шуңа күрә потенциаль "юл-транспорт һәлакәтендә гаеплеләр" белән танышуны дәвам итәбез.
Эш визиты белән Буа районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Ул атна саен уздырылучы төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын әйләнеп чыгуда катнашты, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Әйтик, делегация булачак Яшьләр үзәген, Район мәдәният йортын һәм Балалар сәнгать мәктәбе мәйданчыгын карады.
Чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе, "Беренчеләр хәрәкәте" яшьләр юнәлеше вәкилләре катнашты.акциядә катнашучылар агымдагы елга гомуми бурычлар турында фикер алыштылар. Буа медицина училищесы, район мәктәпләре базасындагы мәйданчыкларның эше белән таныштылар.
2023 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары катнашында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлгән керемнәрне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторынан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә керемнәрне яшерүгә ярдәм итүче сәбәпләр билгеләнәчәк һәм әлеге өлкәне агартуга юнәлдерелгән механизмнар эшләнәчәк.
Бүген, 27 мартта, бөтен дөнья буйлап Театр көне билгеләп үтелә. Һәм без, чираттагы тапкыр, Буа драма театрының театр сәнгатенә керткән өлешен билгеләп үтәргә телибез.
11.03.2023 көненә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган 164 555 юридик зат һәм шәхси эшкуар теркәлгән.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга грантлар бирү конкурсын уздыру буенча республика комиссиясе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга (алга таба - Конкурс) грантлар бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Конкурсның операторы булып «Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы тора.
Традиция буенча район җитәкчелеге, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җирле фермерлар белән очрашты. Очрашу Кырык Садак авылында узды. Эш күрсәткечләре белән таныштылар, КФХ җитәкчеләрен тыңладылар
2023 елның 28 мартында 11-00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-12-02, 8-9033-87-97-72.