«Янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.12.2021 елгы 1194 номерлы карары нигезендә яңа ел бәйрәм чараларының, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт яисә муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Буа шәһәре Башкарма комитеты карар бирә:
2022 елның 21 ноябрендә «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенең 4 статьясына, икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 21 ноябрендәге 443 – ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - № 443 – ФЗ) үз көченә керде. Әлеге законның аерым нигезләмәләре 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Үз эшеңне ничек ачарга? Бизнес нәрсәдән башлана? Чыннан да нинди ярдәм чаралары эшли?
Әлеге сорауларга җавапларны бүген "Эшкуарлык эшчәнлеген социаль контракт төзү мөмкинлеге белән ничек башларга" темасы буенча семинар-киңәшмәдә катнашучылар алды. Чарада спикер булып җәмәгать вәкиле, омбудсмен һәм эшмәкәр - Михаил Кузнецов чыгыш ясады.
Шул исәптән дәүләт геодезия челтәренең 228 пункты (ГГС) һәм дәүләт нивелирлык челтәренең 1 178 пункты (ГНС). Соңгыларын тикшерү аларга нигез салуның күптәннән катлауланды (пунктларның бер өлеше 100 ел элек салынган, ә соңгысы узган гасырның 70 нче елларында үткәрелгән). Җитмәсә, Татарстан Росреестры белгечләрендә пункт урнашкан урынның төгәл координаталары юк, ә аларның тасвирлау өлеше генә бар, алар да бүгенге көндә ул актуаль түгел.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Галотерапия» социаль технологиясе буенча эш дәвам итә. Социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш бүлекчәсе белгече «Скала» тоз лампасын кулланып, социаль хезмәт күрсәтүләрне алучыларның өендә савыктыру дәресләре үткәрә. Хезмәткәр тәрбияләнүчеләргә тоз лампасының гамәлдә булу принцибын, файдалы үзлекләрен, куллануга күрсәтмәләрне һәм куллану кагыйдәләрен аңлата.
Татарстан Росреестры 2022 елның 11 аена йомгак ясады..
Быел ведомство 973 меңнән артык хисап -теркәү гамәлләре (-14%) башкарган. Шул исәптән 264 меңнән артык торак биналарга (-0,6%), якынча 208 мең - җир кишәрлекләренә ( 6,1%), һәм якынча 8 мең машина-урынына ( 26,5%).
Метеорологик фараз
19 декабрь 2022 ел 18 сәгатьтән 20 декабрь 18 сәгатькә кадәр Казан буенча: Аязучан болытлы. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез. Көндез бераз кар. Төнлә һәм иртә белән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә минималь һава температурасы 13..-15˚, аязган вакытта -18˚. Көндез максималь һава температурасы -7..-9˚. Юлларда бозлавык.
2022 елның 21 декабрендә 08 сәгатеннән 16 сәгатькә кадәр Буа – Боерган перегоны 120 чакрым ПК 5 тимер юл кичүендә кичү түшәмәсе алыштырыла. Эшләр башкарылган чорда каршы юнәлеш буенча транспорт чаралары бер полоса буенча уздырылачак.
Эшләр башкару өчен җаваплы юл мастеры - Голубев Александр Юрьевич (тел.89600303766).
«Кара җомга» - бу сәүдә мәйданчыклары хуҗаларының төрле товарларына китерелгән зур ташламалар көне. «Кара җомга» хөрмәтенә ташламалар оффлайн һәм онлайн кибетләр белән тәэмин ителә.
Сатып алучыларга товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген исегезгә төшерәбез.
Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча хезмәтләр күрсәтү тәртибе автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 01.10.2020 ел, № 1586 карары) белән «Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләрен раслау турында» регламентлаштырылган