ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемнәрсез.

Төнлә һәм иртә белән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы -9..-11˚, аязган вакытта -14˚.

Көндез максималь һава температурасы -7..-9˚.

Юлларда бозлавык.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 14 декабрендә үткәрергә планлаштырылган Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыру чорына кадәр күчерелә.

Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көнен үткәрү датасы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк

Буа районында мобилизацияләнгән 22 гаилә хәрби хезмәткәрләрнең тиешле түләүләре булмавы турында сөйләгән. Бу район җитәкчелеге гаиләләр белән очрашу барышында билгеле булды. Әлеге хакта үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте. Район җитәкчесе Казан югары хәрби танк училищесы башлыгы Кирилл Кулаков белән очрашты.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында 2022 елның 2-10 декабрендә инклюзия өлкәсендә иң зур акция – «Уңайлы мохит» гомумроссия акциясе старт ала. Чара Россия халкының игътибарын инклюзия, реабилитация, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Тест онлайн форматта үткәрелә. Тест барышында теләге булган һәркем үз белемнәрен киртәсез киңлек оештыру һәм инвалидлар белән аралашу темасына тикшерә ала. Тестның төп тематик блоклары: уңайлы мохитне оештыруда комплекслы якын килү, инвалид кешеләр белән аралашуның әхлакый-этик аспектлары, ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр белән бергә ситуацион ярдәм күрсәтү. Тест үткәрүдән тыш, чакырылган экспертлар һәм спикерларның эше оештырылачак: онлайн-форматта сораулар ачыкланачак һәм тренинг тестка әзерләнергә һәм инвалидлар өчен уңайлы мохит, инклюзия һәм мөмкин булган циффрлы сервислар булдыру өлкәсендә әйдәп баручы Россия экспертларыннан түләүсез курслар узарга мөмкин булачак. «Уңайлы мохит» тестының спикерлары-танылган дәүләт эшлеклеләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре.

Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) ярдәм итү, шулай ук эшкуарлык җәмәгатьчелеген экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү максатында 2022 елның 29 ноябрендә «MyExport» конференциясен (алга таба – Конференция) үткәрү планлаштырыла.


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Буа мотор заводы 200 пардан артык тактик армия кораллары ( крюки-кошки) җитештереп,  мобилизацияләнүчеләргә озатты. Бу хакта телеграм-каналда район башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде.

«Буа районыннан мобилизацияләнгән ир-атлар укуда һәм хезмәттә кирәкле тактик армия инструментын (крюки-кошки) алды. Бу металл продуктларны саперлар да куллана. Мобилизацияләнүчеләр завод хезмәткәрләренә махсус инвентарь, оператив әзерлек һәм китереп җиткергәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Һәм мин яңадан район предприятиеләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм», - дип язды Ранис Камартдинов.

Инструмент җитештерүне сорау мобилизацияләнгәннәрдән килде. Исегезгә төшерәбез, Буа районы җитәкчелеге атна саен җыю пунктында һәм танк полигонында  ир-егетләребезгә кирәкле әйберләре булган посылкаларны тапшыра.

Кредит килешүе буенча заемчы тарафыннан бурычны түләү срогы һәм тәртибе килешү яклары килешүе буенча билгеләнә (РФ Граждан кодексының 810 статьясындагы 1 пункты, 819 статьясындагы 2 пункты, "Кулланучылар кредиты (займ) турында" 21.12.2013 № 353-ФЗ Федераль законның 5 статьясындагы 9 өлеше 2 пункты (алга таба-353-ФЗ номерлы Закон))).

Кулланучының кредитын өлешчә вакытыннан алда кире кайтарганда заемчы түләүләренең санын, күләмен һәм вакытын (срокларын) үзгәртү тәртибе кредитор һәм заемчы тарафыннан индивидуаль рәвештә килештерелә торган кредит килешүе шартларына карый (353-ФЗ номерлы Законның 5 статьясындагы 9 өлешенең 7 пункты).

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25 ноябрьдән башлап   5 декабрьгә кадәр  Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган  «кайнар линия» уздырачак.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Буада тармак үсешенә саллы өлеш керткән авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, «Ак Барс» ХК агросәнәгать комплексы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев катнашты.

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2022 елның 29 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International