ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе эше оештырылачак.

Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәләрдә закон чыгару һәм хокук куллану эшен камилләштерү буенча чараларның активлашуы белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек институтларының ролен күтәрү күзәтелә.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе үткәрү, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә дәүләт һәм җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешенә коррупциянең тискәре йогынтысын булдырмауга, көндәшлеккә сәләтле икътисад формалаштыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә һәм гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән.

Республика халкы сорауларына коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 А йорт, 136 нчы зал.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителә.

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе эше оештырылачак.

 

РФ Үзәк банкы физик зат белән банк вклады килешүе шартлары таблицасы формасы белән күрсәтмә урнаштырды. Күрсәтмә 1 октябрьдән үз көченә керде, шуңа күрә кредит оешмасы шартнамәгә шул ук көннән таблицаны кертергә тиеш.

3 нче таблицада графлар. Беренчесенең юлларында шартлар номерын, икенчесе - аларның исемен, ә өченчесе - эчтәлеген чагылдырырга кирәк.

 

Ранис Камартдинов хезмәт шартларын шәхсән үзе бәяләде һәм биредә әзерлек узучы мобилизацияләнгән буалылар белән аралашты.

- Ир-егетләребезнең урнашуын, туклануларын, кирәк-яраклары бармы-юкмы икәнлеген үз күзләрең белән күрү мөһим иде, - дип сөйләде Ранис Камартдинов. - Фикер алышканча, районда буалыларның актив катнашында акчалар җыю игълан ителде. Буалылар 50 мең сум тирәсе җыйган, 450 мең сумнан артык акчаны эшмәкәрләр биргән. Бу акчаларга без

Комиссия утырышы мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча завуч, укучыларның сыйныф җитәкчеләре катнашында узды.

Утырышта "Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре тарафыннан бурычларын үтәмәү" беркетмәсе каралды.

Моннан тыш, соңгы вакытта шәһәр урамнары буйлап төнге рейдлар вакытында 4 балигъ булмаган бала 23.00 сәгатьтән соң өлкәннәр белән булмаулары  өчен тоткарланган.

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт травматизмы турындагы мәсьәлә күтәрелде. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмау буенча профилактик чараларга игътибар итәргә тәкъдим ителде. Моннан тыш, авыр гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Хезмәтегез, югары җаваплылыгыгыз, икътисадны үстерүгә керткән өлешегез һәм районыбызның һәм республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим!

Россия Минцифрлары һәм 2035 университеты «Цифрлы һөнәрләр» проекты буенча укырга җыюны игълан итә. Өстәмә ИТ-белем 50%, 75% ташламалы яки бушлай Россиянең 16 яшьтән өлкәнрәк барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә мөмкин булды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба - Министрлык) агымдагы елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсе турында» социологик тикшеренү үткәрә. Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә онлайн сораштыру үткәрү юлы белән тиешле  сәхифәдә гамәлгә ашырыла.


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

Горький дирекциясе чикләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлегә хәл яхшырмый. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International