ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Каенлык авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Вәлиуллина Сафия Барый кызына, Хәйретинова Нәзирә Гафият кызына Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның шәхсән котлавын тапшырдылар

90 яшьлек юбилей белән Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев,  авыл башкарма комитеты җитәкчесе  һәм туганнары котлады.

Мәртәбәле кунаклар юбилярларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне Сафия апа белән Нәзирә апага бик күп матур теләкләр теләнде.


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

Кадерле якташлар!

1 октябрьдә без традиция буенча Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм - фронтта һәм тылда Бөек Җиңү яулаган, сугыш белән җимерелгән халык хуҗалыгын торгызган, космосны буйсындырган, бүгенге имин, тыныч тормышыбызның нигезен тудырган кешеләргә ихтирам белдерү.

Кадерле якташлар, өлкән буын вәкилләре! Сезнең мәңгелек батырлыгыгыз, ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез ихлас соклану һәм йөрәкләребездә Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята. Үзегезнең активлыгыгыз, энергиягез, тормышны яратуыгыз, үсеп килүче буын турында фидакарь кайгыртуыгыз белән сез безне якыннарыгыз һәм бөтен ил язмышы өчен җаваплылыкка өйрәтәсез.

Бүгенге көндә Буа районында өлкән яшьтәге 13 877 кеше яши. Безнең горурлыгыбыз булган, безгә бик кадерле кешеләр алар. Һәм бүгенге бурычыбыз- сезнең хезмәтегезнең җимешләрен саклап калу, арттыру, сезнең иҗади эшегезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү һәм сезгә сыйфатлы, канәгатьлек китерүче лаеклы тормыш шартлары тәэмин итү.

Кадерле өлкәннәребез! Туган якка мәхәббәтегез, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм ихтирамын телим. Бәхетле булып, иминлектә яшәгез!

2022 елның 05 октябрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» үткәрә.

Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга түбәндәге вәкилләр ярдәм итәчәк:

-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты;

-Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие » хатын-кыз депутатлары берләшмәсе;

-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;

-Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге;

-Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе;

-Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы;

-Россия пенсионерлар союзының төбәк бүлекчәсе.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

    Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында 2022 елның 26 сентябреннән Буа муниципаль районында бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга чыккан пенсионерларга, бетерелгән оешмаларда эшләгән пенсионерларга хәйрия ярдәме бирү буенча акция үткәрелә.

29 сентябрьгә әлеге категория гражданнарга 5 кг. югары сортлы он 3 272 пенсионерга бирелде. Бу акциядә барлыгы 3617 өлкән кеше катнашачак.

Бүген, 2022 елның 30 сентябрендә  Буа дәүләт драма театрында 1952 елгы юбилярлар чакырылган чара булды.

     Чарада катнашучыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин сәламләде.

     Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручылар фестиваленең VII Республика лауреатларын дипломнар белән бүләкләделәр.  «Шобага» спектаклен  күрсәттеләр һәм азык-төлек җыелмасын тапшыру да  оештырылды.  Чарада барлыгы 221 кеше катнашты.

Бүген, 30 сентябрьдә, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов Өлкәннәр көне алдыннан Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда өлкән яшьтәге пенсионерлар белән очрашты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.

 


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Күчмә чара кысаларында Энҗе Нияз кызы Нигъмәтҗанова  гражданнарны кабул итте, Буа районында яшәүчеләр министр урынбасарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.

Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре   котлау марафоны оештырды.  Марафонда «Преодоление» клубы әгъзалары катнашты. Балалар аерым тырышлык белән өлкән яшьтәге кешеләргә рәхмәт сүзләре һәм  матур теләкләр белән открыткалар әзерләделәр.

  Өлкән яшьтәге гражданнар бик канәгать калдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Котлау марафоны дәвам итәчәк.

Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан "кайнар линия" һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны көн саен кабул итү оештырылды.

      “Кайнар линия” номеры (884374) 3-20-62, кабул итү көн саен дүшәмбедән җомгага 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Буа шәһәр прокуратурасының оператив хезмәткәре тарафыннан ТР, Буа ш., Р.Люксембург ур., 140 й. адрес буенча гамәлгә ашырыла.

2021 елда Казан шәһәренең «Буа якташлык җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы (Казан шәһәре) «Коммерцияле булмаган оешмалар» номинациясендә «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде.

Исегезгә төшерәбез, мактаулы исем буалыларга төрле номинацияләрдә элек тә бирелде.

Буа муниципаль районының «Стройгарант+ » ҖЧҖ 2019 елда «Кече бизнес предприятиеләре» номинациясендә 54 җиңүче арасында.

«Буа шикәре» ҖЧҖ 2020 елгы конкурста җиңү яулады. Предприятие «Эре һәм урта предприятиеләр» номинациясендә, ә «Массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Буа-информ» җиңүчеләр рәтенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International