ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан болытлы

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с га кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы.. +3+5˚.

Көндез максималь һава температурасы +9..+11˚.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ватсапта Буа чатларында бүген 2 нче номерлы лицей укучыларына билгесез ир-ат килеп, аларның әтиләре кызларны өйгә алып кайтырга  кушты диеп, машинага утыруларын сораган, дигән хәбәрләр таралды.

Кызлар  бу турыда олыларга хәбәр итәләр. Кызлар сүзләренчә, машина йөртүче пычрак машинада булган, ә аның йөзе капланган булган.

2022 елның 7 октябрендә 10-00 сәгатьтә «Единая Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча гражданнарны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы шәхси  сораулары  буенча кабул итәчәк.

 

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29, 8-9867-10-83-78.

Искәртеп узабыз, "Байрак" газетасы, җирле телевидение һәм радио К.Маркс урамында урнашкан. Эш кабинетлары һәм студия күптән ремонтка мохтаҗ иде.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов бинаны карады. Керү зонасын, коридорларны, баскычны капиталь ремонтлау, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру планлаштырыла. Бина төзекләндерүдән соң  заманча һәм иркенрәк булачак.

Подрядчы оешма җитәкчесе белән бергә идән өслеге материалы билгеләнде.

Көн саен районның социаль челтәрендәге битендә җыемнар йомгаклары белән мәгълүмат басылып чыга.

Исегезгә төшерәбез, ял көннәрендә районда мобилизацияләнгән буалылар өчен акча җыю башланды.

Районның ике эшкуары бер көн эчендә 78 мең сумга якын акча юллаган. Район кешеләреннән махсус счетка көненә 1200 сумнан артык акча кергән.

Районда яшәүчеләрдән мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм күрсәтүнең махсус счетына 4.10.2022 елда 432 370 сум кергән. "Альтаир" ҖЧҖ 350 мең сум бүлеп биргән, ике эшкуардан 118 мең сум кергән һәм 42 370 сум акчаны Буа районы гражданнары исәбенә күчергәннәр.
Бу акчаларга инде термослар, батарея комплектлары белән диодлы фонарьлар, флис перчаткалар һәм ир-егетләргә кирәкле башка предметлар сатып ала башладылар. Аяк киемнәре киҗе-мамык һәм берничә пар җылы, эчке кием тулысынча сатып алынган.

Безнең тегү ательесына зур рәхмәтебезне белдерәбез, алар булган заказларны куеп, хәзерге вакытта буалылырга Казанда да, Ульяновскида да булмаган рюкзакларны тегәләр.

Җыю пунктларына битараф булмаган район кешеләре җылы оекбашлар, пакет, кофе, кер юу әйберләре, шоколад тартмасы һәм 50 данә шырпылар китерделәр.


Һәркемгә  битараф булмаулары өчен рәхмәт.

Сугышчыларыбызга ярдәм итәрбез! Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыюны ачабыз!

«Милосердие» хәйрия фонды счеты реквизитларын исегезгә төшерәбез:
Реквизитлар:
422430, Татарстан Республикасы  , Буа ш., Ленин ур., 50 й.
ИНН 1614007384
КПП 161401001
р/с 40703810301090000126
«АК БАРС» ГАҖ  БАНКЫ   Казан ш.,
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805

"Мобилизацияләнүче гражданнар өчен" тамгасы белән.

Гуманитар ярдәм җыю пункты Район ветераннар советы базасында Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 нче йорт адресы буенча урнашкан. 89393353070 элемтә өчен телефон номеры.

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Бу көн  зирәк һәм хөрмәтле кешеләргә багышлана.

Буа туган якны өйрәнү музеенда спорт ветераннары белән очрашу узды. Бүген алар - иң чын легенда, Буа районының тере тарихы, алар  алдагы буыннарның кыйммәтле мәгълүматларын һәм тәҗрибәләрен җыярга мөмкинлек бирүчеләр. Спорт ветераннарын яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчесе Иванова Ирина Викторовна котлады. Кич чәй өстәле артында истәлекләр белән уртаклашу, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Чара ахырында кунаклар буалыларның спорт казанышларына багышланган экспозиция белән таныштылар.

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында онытылмас эз калдыра. Беренче укытучыларыбызның төпле  киңәшләре һәрберебезнең хәтерендә мәңгегә сакланды.

Буа районында талантлы, зирәк, чын педагоглар күп. Һәм бүген, Халыкара укытучылар көнендә, мин сезгә битараф булмаганыгыз, иҗатыгыз, укучыларыгыз белән бүлешкән юмартлыгыгыз кебек искиткеч сыйфатларыгыз өчен рәхмәт әйтергә телим.

Сезгә эшегездә яңа уңышлар, педагогик хезмәт нәтиҗәләреннән канәгатьлек алып, иминлектә яшәвегезне  телим! Укытучылар көне белән!

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 2022нче елның 27 сентябреннән 20 октябренә кадәр вакыт интервалында Татарстан Республикасы территориясендә кояш интерференциясе (кояшның иярчен җир асты станцияләренең антенналарына тәэсире) бәйле рәвештә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең кыска вакытлы начараюы мөмкин.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Ел инженеры” республика конкурсын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уздыру турында 2019 елның 22 апрелендәге 325 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү һәм таратуны тәэмин итү максатларында “Ел инженеры” III республика конкурсы (алга таба - Конкурс) старт алды. 


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Буа районы Башкарма комитетының утырышлар залында хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш барышында 2022 елның 9 аендагы төзелеш оешмаларында хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау эшләренә йомгак ясалды, шәһәр предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә хезмәткәрләргә алдан һәм даими медицина тикшерүләре уздыруны оештыру мәсьәләсе каралды. Шулай ук су белән тәэмин итү, канализация, газ һ.б. эшләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында докладлар тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International