Җыелышта халыкны борчыган һәм кабул иткән кайбер мәсьәләләр каралды. Сораулар арасында тиз хәл ителә торганнар һәм вакыт таләп ителә торганнар да бар иде.
Шәһәрнең күпфатирлы йортларының берсе ишегалдында урнашкан коеның тышкы кыяфәте турындагы мәсьәләне күтәрде. Сорау әлегә ачык калды, мөмкин булган вариантларны карарга кирәклеге ассызыклады.
Метеорологик фараз
Казан буенча: Аязучан болытлы. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен . Кцндез күбесенчә явым-төшемсез. Җил 7-12 м/с көньяк-көнбатыштан, төнлә яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр тизлек белән, төнлә минималь һава температурасы +10..+12˚. Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚
Роспотребнадзор сентябрь башында гриппка каршы вакцинация кампаниясе ачылуын искә төшерә. Сентябрьдән ноябрьгә кадәрге чор гриппка каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт, чөнки кирәкле иммунитет формалашсын өчен, авыру киң таралганчы 3-4 атна кала прививка ясарга кирәк.
19 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән: яшенле яңгыр (Казанда иртән һәм көндез); 15-20 м/с көчле көньяк җил (Казанда иртән һәм көндез); төнлә һәм иртән 500 м һәм кимрәк күренә торган томан көтелә
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Көзге ярминкә оештырылган. Бу чарага хезмәткәрләр алдан әзерләнгәннәр- камыр ризыклары пешергәннәр, шулай ук үз кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчәләр һәм өйдә әзерләнгән ризыклар да күргәзмә өстәленә төзелгән.
Көзге ярминкә шау-шу һәм күңелле үтте. Традиция буенча, интернат-йорт белгечләре көзге мода тамашасы оештырдылар, һәр катнашучы үз костюмын тәкъдим итте.
Көзге ярминкә социаль хезмәт алучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.
Татарстанда эшчеләр Карлы елгасы аша 108 метр озынлыктагы күперне ремонтлауны төгәлләделәр. Ул Буа районында Р241 Казан-Буа – Ульяновск автомобиль юлының 110 чакрымында урнашкан.
«Яшьләр террорга каршы», «Без тынычлык өчен», «Без бергә террорга каршы », «Тормыш өчен» акцияләре, шулай ук тематик фильм күрсәтү дәвам итә.
Акциядә катнашучылар-мәктәп укучылары:
- Татарстан Республикасы Буа шәһәре лицей-интернаты;
-Иске Суыксу урта мәктәбе,
- ТР Буа муниципаль районы Әлши урта гомуми белем бирү мәктәбе
- П.Г. Шафранов исемендәге Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе.
2022 елның 13-15 сентябрендә Казан шәһәренең "Рубин" стадионында 2011-2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында Кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды.
Турнирда республиканың иң көчле алты командасын билгеләделәр.
Мактаулы 1 урынны Буа шәһәренең "БАТЫР" урта мәктәбе алды (тренеры: Садыйков Р. Р.)
Безнең спортчыларның җиңү нигезендә-талантлы егетләрнең һәм, әлбәттә инде, тренерларның фидакарь хезмәте һәм ата-аналар ярдәме.
Горурланабыз! Спортчыларыбызны, тренерларыбызны котлыйбыз һәм аларга яңа үрләр телибез!
«Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» Бөтенроссия акцияләре кысаларында Буа районының Яшьләр эшләре бүлеге, Буа ветеринария техникумының «Чиста булачак» экологик отряд студентлары, «Форпост» үзәге активистлары, «Яшь Гвардия» һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән берлектә Карлы елгасы территориясен чүп-чардан чистарттылар.
Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен "Кече бизнес өчен яңа эксперименталь салым режимы "Автоматлаштырылган салым салуның гадиләштерелгән системасы" темасына семинар уза.
Семинарда катнашучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде һәм спикер - Карпухин Сергей Владимирович - Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары, халыкның финанс грамоталылыгын арттыру буенча Татарстан Республикасы Координация советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Эксперт Советы әгъзасы белән таныштырды.