ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2022 ел
җомга

Буа районында Хөсәенов Ислам Камал улы белән саубуллаштылар - контракт хезмәтенең өлкән сержанты, махсус хәрби операция уздыру бурычларын үтәгәндә һәлак булган.

Аны күп санлы дуслары, якташлары, авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре соңгы юлга озаттылар.

Район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, мәрхүмнең хезмәттәше, апасы озату митингында чыгыш ясадылар. Исламдин Хөсәеновны Килдураз авылы зиратында җирләделәр.

Бүген, 10 июньдә, Буа дәүләт драма театрында Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелде. Сәламләү сүзе белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов чыгыш ясады.

Бу көнне районның социаль тармак хезмәткәрләре адресына җылы котлау сүзләре яңгырады, тантаналы чара кунакларына  А.Н.Островскийның пьесасы буенча куелган спектакльне күрсәттеләр. Шулай ук хөкүмәт, ведомство һәм район бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Көннең икенче яртысында һәм 10 июнь кичендә, 2022 елның 11 июнендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 м/с тизлектә кыска вакытлы җил көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшен.

Көндез күбесенчә явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с.

төнлә аерым районнарда кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.

Төнлә минималь температура  +12... +14˚.   

Көндез һаваның максималь температурасы +22... +24˚.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең террорчылыкка каршы якланганлыгына таләпләре үтәлү өчен документлар формаларын бирү турындагы объектлар милекчеләреннән (хокук ияләреннән) килгән гарызнамәләргә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты тарафыннан эшләнгән документларның үрнәкләрен Сезгә җиткерә, алар эшчәнлек юнәлеше буенча хокукый актлар шаблоннарын эшләү өчен нигез булып хезмәт итә алалар.

Документларның үрнәкләре түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://buinsk.tatarstan.ru/antiterroristicheskaya-komissiya.htm, «Документлар үрнәкләре һәм методик тәкъдимнәр» бүлегендә.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү комиссиясе Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы вазыйфасына конкурс үткәрү турында хәбәр итә.

Конкурс түбәндәге шартларда уздырыла:

1) кандидатка таләпләр:

а) Россия Федерациясе гражданлыгы;

б) югары һөнәри белем булу;

в) муниципаль хезмәтнең өлкән яисә кече вазыйфаларында кимендә бер ел яисә белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы;

г) вазыйфаи бурычларны башкару өчен кирәкле күләмдә түбәндәге эшлекле сыйфатлар һәм күнекмәләр:

- Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын, Буа муниципаль районы Уставын белү;

Буа районында хоккей буенча XXII Федераль Сабантуй бәйрәменә багышланган беренче төбәкара турнир тәмамланды.

Боз өстендә Татарстан Республикасының Саратов, Ульяновск өлкәләре, Мордовия Республикасы һәм Буа районы командалары очрашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча Кубокны Саратов өлкәсе командасы яулады.

Казан шәһәренең "Союзмультпарк" күңел ачу-үстерү үзәгендә "Без үз Ватаныбызның патриотлары" номинациясендә 1 нче урынны алган Буа балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Шагаиева Нурияне бүләкләделәр. Аның укытучысы Зөһрә Гыймранова, ул һәр елны әлеге конкурста катнашу өчен үз укучыларының рәсемнәрен алып килә.

Конкурс “Бердәм Россия” партиясе региональ бүлекчәсенең шул ук исемдәге проекты кысаларында уза.

Гадәттәгечә, Сабантуй алдыннан, махсус комиссия басуларны кабул итә.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов кабул итү комиссиясе составында Буа аграрийлары кырларында булды. Комиссия чәчү технологиясенең үтәлешен, чәчүлекләрне карап торуны бәяләде, җитешсезлекләр турында фикер алышты.

Агымдагы елда барлык культуралар 70 мең мәйданда чәчелгән, шулардан бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары 41мең .га тәшкил итә. 2022 ел уңышы өчен 13 мең га көзге культуралар бар.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Буа районы социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез һәрвакыт авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән янәшә. Сезгә ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган кешеләр турында кайгырту җаваплылыгы йөкләнгән.

Районыбызда яшәүчеләргә күрсәткән  көндәлек авыр хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлыгыгыз һәрвакыт лаеклы бәяләнсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим!

 

Буа муниципаль районы башлыгы Р.Р. Камартдинов

Бөек Ватан сугышы башланган көн алдыннан яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Советлар Союзы герое, Брест крепосте сакчысы П.М.Гавриловның туган ягында, Татарстан Республикасы Питрәч районы Әлбәдән авылында, 2022 елның 18-19 июнендә дүртенче тапкыр «Әлбәдән» хәрби уеннары фестивале узачак.

Фестиваль тарихи хәтерне, үзенең әхлакый һәм рухи тиңдәшлеген саклап калу, тарихны фальсификацияләүгә каршы тору рәвешләре буларак яшьләрне хәрби-тарихи реконструкция чаралары белән патриотик тәрбияләүнең яхшы үрнәге булып тора. 2021 елда анда 300 дән артык реконструктор һәм 14 000 тамашачы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International