Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 30 октябрендә иртән урыны белән
- секундына 15-16 метр тизлектә көчле җил көтелә.
- юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин (Казан шәһәрендә дә).
«National Geographic Traveler» журналы безнең илнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган «Россия хәзинәләре» онлайн-тавыш бирү үткәрә, анда Татарстан Республикасы актив катнаша.
Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге базасында хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләре буенча семинар узды.
Мәдәни үсеш үзәге фойесында җитештерү хезмәткәрләре өчен махсус эш киемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Куркынычсызлык өчен җаваплы җитәкчеләрне законнар таләпләре һәм аларны үтәү чаралары белән таныштырдылар.
Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәис Габитов белән берлектә районның авыл хуҗалыгы объектларын йөреп чыктылар.
Эш сәфәре Буа шикәр заводының шикәр чөгендерен кабул итү пунктында булудан башланды. Бүгенге көндә районда татлы тамыр казу тулысынча төгәлләнгән. 132 мең тоннага якын кагатларга кайтарылган һәм кырлардан шул кадәр үк күләмдә чыгарасы бар.
Аннары «Заря» ҖЧҖнеж Таковар бүлегендә булдылар. Җитәкче Фәрит Мөдәрисов территорияне күрсәтте, күрсәткечләр белән таныштырды. Хуҗалыкта тәүлеклек уртача үсеш күрсәткече югары – 800 граммнан артык.
Аннары «Умная ферма» ҖЧҖе белән таныштылар, анда бүгенге көндә 400 баштан артык сыер асрала. Илгиз Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда тиешле күләмдә терлек азыгын тулысынча әзерләгәннәр. Салам әзерләү белән генә кыенлыклар килеп чыкты. Фермалар да тиешле хәлдә.
Ямбулат авыл хуҗалыгының «Теңкәш» бүлекчәсенең сөт товар фермасы биналары да үрнәк. Яхшы үсеш, савым – дөрес карау һәм дөрес тукландыру нәтиҗәсе.
Тикшерү барышында шулай ук карлыган басуларын, Мифтахетдиновлар крестьян-фермер хуҗалыгының орлык складларын карадылар.
- Басуларда идеаль тәртип, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Примерными стали и помещения молочной товарной фермы отделения «Тингаши» ПСХК Ембулатово. Хороший привес, надои – свидетельство правильного комбинированного кормления и ухода.
В ходе объезда так же осмотрели смородиновые поля, семенные склады КФХ Мифтяхетдиновых.
- Идеальный порядок на полях, их можно ставить в пример производителям не только нашего района, - отметил Ранис Камартдинов.
Янәшәдә генә түгел, һәр аерым җиләк-җимеш куагы арасында да территорияләр тәртипкә китерелгән. Бу башланган эшкә җаваплы караш турында сөйли. Шул ук вакытта Мифтахетдиновларның гаилә династиясе быел 14 млн.сумнан артык грантка ия булды, бу акчаларны алар атлар санын арттыруга юнәлдерәчәкләр.
Ранис Камартдинов һәр җитештерүчеләр белән аралашты, хуҗалыкларда агымдагы вәзгыять, шулай ук киләсе елга планнар турында мәгълүмат тыңлады. Ул инде бүген үк киләсе елга чәчүгә әзерләү һәм минераль ашламалар сатып алу зарурлыгына басым ясады.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен илебездә 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр - ул илебез тормышында тулы бер чор, ачы һәм куркыныч чор. Совет власте елларында миллионлаган кеше сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә дучар ителә. Бу көнне нигезсез атып, репрессияләргә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына озатылган, ә туганнары озак елларга газапка дучар ителгән кешеләрне искә алалар.
Бүгенге көндә Буа муниципаль районында 13 граждан яши. Аларны хөрмәтләп янына бардылар һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Зыян күрүчеләрнең барысына да, аларның балаларына, оныкларына, туганнарына һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Моннан 14 ел элек кебекүк,ана (гаилә) капиталына сертификат алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Демография милли проект кысаларында дәүләт программасы гаиләгә кергәннән бирле ана капиталыакчаларын файдаланырга карар кылган гаиләләрнең 88,2 проценты (258 мең гаилә) акчаны торак шартларын яхшыртуга, 2,4 % (5 мең гаилә) икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән, 9,3% балаларга белем бирүгә тоткан. Бары 71 кеше генә ана капиталы акчасын ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен арттыру өчен файдаланган. 2007 елдан Республикада ана капиталына 346 мең сертификат бирелгән.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искә төшерә: компенсация түләү I төркем инвалидларын, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ яисә 80 яшькә җиткән кешеләрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем инвалид балаларын карауны гамәлгә ашыручы беркая да эшләмәүче затларга билгеләнә.
2022 елның гыйнварыннан социаль яклау органнары тарафыннан бирелә торган «Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре Буа муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтүче гражданнарның көнкүрешен карап чыктылар. Айлык үткәрүнең максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның игътибарын төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклегенә җәлеп итү.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар көнкүрештә һәм төтен хәбәрчеләре файдасына янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча мөһим мәгълүмат алдылар.
Бәяләмәдә барлык тыңлаучыларга, янгын чыккан яки башка гадәттән тыш хәл очрагында шалтыратырга кирәк булган ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары номерлары күрсәтелгән тиешле тематик белешмәлекләре тапшырылды.
Әлеге эш белән 68 балигъ булмаган баласы булган 383 өлкән яшьтәге граждан колачланган.
Буа районы делегациясе район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда булды.
Россия Федерациясенең иң эре һәм танылган сәнгать музеена рәсем, графика, скульптура, театр-декорация һәм декоратив-гамәли сәнгать керә. Музей директоры Розалия Миргалим кызы Нургалеева экскурсия үткәрде, анда музей эшен оештыру, музейның концепция, кулланылган дизайнер карарлары, халык белән эшләү рәвеше турында сөйләде.
Эш сәфәре, Бакый Урманче музеен проектлаганда файдалану өчен, музейның эше белән танышу максатыннан оештырылды.