Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә 2022 елның гыйнварында Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021»IT - проектлар премиясенең финалы узачак.
Бүген өстәмә вакцинация пункты эшли башлый. Ул Буа медицина училищесының медицина кабинеты базасында ачылачак.
Исегезгә төшерәбез, вакцинацияне шәһәрнең иске һәм яңа сырхауханәсендә, Буа ветеринария техникумы базасында прививкалар ясау кабинетында, "Венец" даруханәсендә дә узарга мөмкин. Шулай ук шәһәр үзәгендә өстәмә вакцинация пункты ачылачак. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез.
"Авангард" хуҗалыгына 128 баш Голштин токымлы тана китерелде. Нәселле таналар Чехиядән кайтарылды, хәзер алар яңа шартларга ияләшәләр. Терлекләр хуҗалыкның яңа сөт фермасына ияләштерелә, тиздән тагын 200 башка якын нәселле таналар кайтарылачак.
Сөтле токымнарны тоту шартлары белән бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов танышты. «Авангард» ҖЧҖ җитәкчесе Николай Курчаткин әлеге токымның үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук җитәкчеләр агымдагы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.
Буа районында 68 социаль әһәмияткә ия объектка кадәр оптика төзү эшләре тәмамланды, аларны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында тоташтыру 2021 елга планлаштырылган иде. Алар арасында 38 фельдшер-акушерлык пункты, 14 дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары объекты, 10 мәдәни-ял итү үзәге, ике янгын посты, ике китапханә, музей һәм Росгвардия объекты бар.
Татарстан Республикасы территориясендә 31 октябрьдә 18 сәгатьтән 2021 елның 1 ноябрендә 11 сәгатькә кадәр төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Эш көне булмаган дип игълан ителүгә карамастан, Пенсия фондының клиент хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрьдә алдан язылу буенча эшләүләрен дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык хезмәтләрен диярлек, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Әгәр шулай да фондка шәхси визитка ихтыяҗ бар икән, кабул итүгә гражданның шәхси кабинеты аша яисә 8-800-6-000-000-000 телефоны номеры буенча алдан язылырга кирәк.
Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. 2021 елда ул 11 ноябрьгә туры килә.
2021 елда сыйфат атнасы 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр.
Көз - җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бай сезон. Күп кенә хөрмә сөючеләр җәй беткәнне түземсезлек белән көтәләр, киштәләрдә, ниһаять, өлгергән сезонлы җиләк-җимеш пәйда булачак. Әмма хөрмәне сайларга җиңел түгел.
Хөрмә - ул җиләк. Сортына бәйле рәвештә (алар ике меңнән артык) төсе ачык-кыздан алып кара-көрән төскә кадәр үзгәрергә мөмкин, ә шарсыман формадан алып яссы яки сузылган формага кадәр. Аның авырлыгы да төрлечә: 60 тан 500 граммга кадәр.
Кешенең иммунитар системасы элек-электән аның иң төп һәм нәтиҗәле яклаучысы булып тора. Иммунитет безне вируслар, бактерияләр һәм хәтта гөмбәләр йогынтысыннан саклый. Ләкин организмның яклау көчләре өзеклек бирсә һәм аңа ярдәм кирәк булса, нишләргә?
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәк.