ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә. 

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәеше өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.

Шуны исәпкә алып, 2020 ел ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм мәҗбүри башка түләүләр буенча бурыч алучыларда булмаган очракта күрсәтелә.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

“Киләчәк турында кайгырту” программасы кысаларында Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Җамалетдинова Дилә “Сезнең никахка мөнәсәбәтегез?” темасына Буа ветеринария техникумы студент кызлары белән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - студент яшьләрнең гаиләгә һәм никахка мөнәсәбәтенә йогынты ясый торган факторларны ачыклау һәм анализлау.

Кызлар  "гаилә", "гражданлык никахы" һәм "никах алды мөнәсәбәтләре" төшенчәләренең асылын ачкан лекцияне тыңладылар. Гаилә мөнәсәбәтләре проблемалары турында сөйләшеп, гаиләне кешелек дөньясы тарафыннан эшләнгән кыйммәт итеп карадылар.

Оештыручы фикеренчә, әлеге чара яшьләргә теркәлмәгән никахларның тискәре нәтиҗәләре турында күзаллауларын киңәйтергә, гаилә һәм никах турындагы законнарны аңларга, шәхес хокукларын хөрмәт итәргә ярдәм итәчәк.

 

 

Республика халкы төзелә торган йортларда фатирлар  һәм машина урыннары сатып алу белән күпкә ешрак кызыксына башлады.

Әйтик, 2021 елның беренче өч аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 4 700 гә якын өлешле катнашу шартнамәсе теркәлгән, бу 2020 елга караганда 30%ка күбрәк (ул вакытта 3 550 ДДУ теркәлгән), һәм машина урынына 1 200 хокук, бу узган елгы күрсәткечләрдән 4 тапкырга артык (2020 елда 300 шундый хокук булган). Шулай итеп, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, күчемсез милек объектларына ихтыяҗ 30% ка арткан, ә машина урынына - дүрт тапкырга!

Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бухакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сату итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә  тиешләр. Чексыз сатып алуга риза булмагыз.

Сатучы чек бирмәсә, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яки легаль булмаган товар белән сату итә).

Чек - сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтүгә яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү фактын исбатларга җиңел, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен тиешле акчаларны - сарыф ителгән сумманың 13% ын алырга мөмкин.

Касса чегын алгач, сатып алучы "ФНС чекларын тикшерү" мобиль кушымтасы ярдәмендә тикшерә ала. Әлеге кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, аларның сатучының законлылыгын һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Тикшерелә торган чекта мәгълүмат базасындагы мәгълүмат белән, яки башкарылган исәп турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия ФНСына җибәрелгән хокук бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.

Элемтә өчен телефон 8-800-222-2-222

 

1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларның республика планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ һәм кабул итүгә язылырга теләүче хөрмәтле буалылар сорауларыгызны  2021 елның 22 апреленә кадәр 8(84374) 3 38 05 телефоны буенча җибәрегез.


17
апрель, 2021 ел
шимбә

Районда спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып барыла. Кичә Югары Лашчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә җиңел атлетика сезоны ачылды, космонавтика көненә багышланган ел саен уздырыла торган кросс үткәрелде. 1-9 сыйныфның укучыларның берсе дә читтә калмады.

Молодцы, шулай тотарга!

Казанда узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучы Илдар Гималов март-апрель айларында 100 күркә түшкәсе саткан.

-Продукциягә ихтыяҗ бар. Хәтта бездә генә күркә ите сатып алучы үз клиентларыбыз да барлыкка килде. Казанда яшәүчеләр продукциянең табигый тәмен мактый, безне натуральлеге өчен бәяли, - дип билгеләп үтә Илдар Манзарович.

Бүген Буа районы җитештерүчеләренең продукциясе Казан шәһәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кабат тәкъдим ителде. Башкалада яшәүчеләр он, шикәр, йомырка, ит продукциясе, икмәк-күмәч әйберләрен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча сатып ала алды.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Ул тәкъдим ителгән продукция ассортименты һәм бәяләр белән танышты.

Буа районы мәдәният хезмәткәрләре казанлыларга яхшы кәеф һәм җырлар бүләк иттеләр.



 

«Импульс» спорткомплексы базасында 17-18 апрельдә районда беренче тапкыр нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышлар узачак, анда Казан, Әлмәт, Ульяновск шәһәрләреннән яшь гимнасткалар катнашачак. 400 яшь йолдыз көтелә.

Ярышларда катнашучылар барысына да чын матурлык һәм грация бәйрәме бүләк итәр, намуслы һәм мавыктыргыч көрәш, күпсанлы якты мизгелләр белән сөендерер дип ышанабыз.
Бүген 11.00 сәгатьтә ярышларны  ачу тантанасы!!!

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен күрүгә шат булачакбыз. Бәлки, нәкъ менә Сезнең балаларыгыз нәфис гимнастиканың яңа йолдызлары булыр.

 

26 апрельдә Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер иҗтимагый киңлекләрдән тыш, республика халкы үзләре реконструкцияләүне «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында узачак топ-200 ишегалдын билгели алачак, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.

Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда халыкның активлыгы һәм янәшәдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең саны исәпкә алыначак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International