Event Интенсив: Туристлык проектларын эшләүчеләрне масштаблы укытуда катнашырга чакыралар
Белем бирү модуле 14-20 декабрьдә Zoom онлайн платформасында узачак
Event Интенсив –авторларны һәм туристлык проектларын эшләүчеләрне укытуга юнәлдерелгән зур күләмле проект. Президент грантлары фонды һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәмендә оештырылган белем бирү программасы территорияләрнең чаралар-брендларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру, шулай ук туризм өлкәсендә эре ивентлар уздыруның һәм аларны алга җибәрүнең яңа форматларын эзләү темаларын ача.
Атна дәвамында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 14 эксперт-практик, алар арасында Европа Советы тренеры Наталья Никитина, ФРОС Region PR Идарәсе рәисе Генадий Шаталов, блогер, журналист Елена Харо үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм актуаль сорауларга ачыклык кертәчәкләр:
- Чарада ничек акча эшләргә?
- Дөньяда һәм Россиядә вакыйгалар туризмын үстерүнең нинди трендлары бүген?
- Вакыйгаларга иганәчеләрне ничек җәлеп итәргә?
Программада катнашу өчен 10 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон заявка тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5fc793698249659816ce5f8. Программада катнашу бушлай.
АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарының берсе-ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңайлы шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим - «алдан броньлау» башлап җибәрде, ул иске елның беркетелгән бәясеннән өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен заявка рәсмиләштерү мөмкинлеген күздә тота. Шул исәптән, 0% тан аванс түләве һәм төп килешү буенча түләүне киләсе елның 1 сентябренә кадәр кичектерү билгеләнгән.
Бүген, 3 декабрьдә Билгесез солдат көнендә без һәлак булган сугышчыларыбызны – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз. Билгесез солдат - ул үз иле өчен гомерен биргән кеше символы.
Буа шәһәренең үзәк мәйданында ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Мемориаль комплекска веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Вәлиулов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, шулай ук Яшь армиячеләр һәм "Форпост" хәрәкәте активистлары катнашында узды.
Әйтергә кирәк, районның барлык авыл җирлекләрендә дә якташларыбызны искә алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.
Чара барышында катнашучыларга түбәндәге мәсьәләләр турында сөйлиячәкләр:
-терлекләрне идентификацияләү ни өчен кирәк;
-биркалау һәм белешмәләрне кертү процессы ничек уза;
-терлекләрне башлангыч теркәү өчен белешмәләр ничек кертелә.
Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер:88005502441 буенча теркәлергә кирәк.
Бу дата юкка гына сайланмаган, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулган көнне, билгесез солдатның көлен Мәскәү Кремле дивары янынна күчереп җирләгәннәр.
⠀Һәм бу көн илебез өчен, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән хәбәрсез һәм исемсез сугышчыларга багышланган.
⠀⠀
Традицион рәвештә Мәңгелек утка чәчәкләр салудан тыш, "Җиңү утлары" акциясе кысаларында ялкынны илнең барлык мемориалларында кабызачаклар
Инвалидлар декадасы кысаларында, "Ял үзәге"ндә балалар бәйрәмнәре студиясе Эльвира Гарифуллина белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кыш Бабайны уят" исемле чара оештырылды. Балалар яңа ел алды атмосферасын тойдылар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Программа азагында һәр балага символик бүләкләр дә тапшырылды.
Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан, Буада күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләү эше дәвам итә. Барлык өслекләр дезинфекцияләү эретмәсе белән эшкәртелә. Бу эш көн саен башкарыла. Декабрьнең беренче көннәрендә Арефьев, Б. Хмельницкий, Гагарин, Ефремов, к. Зыятдинов, Совет һ. б. урамнарындагы 30 күпфатирлы йортта санитар эшкәртү үткәрелде.
1-2 декабрьдә Казан шәһәренең " IT-парк "ында ” Безнең Татарстан. . Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумы семинары узды. Кузьмина Полина - Буа шәһәренең 5нче гимназиясе 11 сыйныф укучысы – "Автобус. Яшьләр вакыты ("Гаилә һәм мин" проекты) проекты җиңүчесе Президент грантлары фонды вәкилләреннән белем бирү семинарларында, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта һәм РФ ресурс яшьләр үзәгендә катнашты, шулай ук проектларны алга этәрү буенча мастер-классларда булды, башка җиңүчеләр белән бергә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов белән очрашты.
2020 елда Татарстан авылларында 500 дән артык төзекләндерү объекты төзелгән. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Авыл территорияләрен төзекләндерү чаралары кысаларында 791,8 млн сум акча бүленгән, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә - 459,2 млн сум, Татарстан Республикасы бюджеты - 332,6 млн сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн сум күләмендә акча җәлеп ителде, һәм бюджеттан тыш чыганаклардан - 347,2 млн сум.
Әлеге акчаларга республика авылларында 501 төзекләндерү объектында эшләр башкарылган. 256 ял зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелгән, 54 Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл, 64 яктырту объекты, 70 җәяүлеләр коммуникацияләре һәм 57 каты коммуналь калдыклар мәйданчыгы торгызылган һәм ремонтланган
Дәүләт программалары гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл ипотекасы теркәлгән.
Агымдагы елның апреленнән ставка белән старт алган ташламалы ипотекага ихтыяҗның иң зурысы октябрьдә булган, ул вакытта 1492 ипотека теркәлгән, ноябрьдә - 920.
Иң күп ташламалы ипотека элеккечә эре шәһәрләрдә теркәлә. Әйтик, Казанда программа эшли башлаганнан бирле 4 272 ипотека теркәлгән, Яр Чаллыда - 1101. 167 ипотека теркәлгән Әлмәт районы, Лаеш районы - 88, Яшел Үзән районы - 127 һәм Биектау районы – 66 районнар арасында лидерлык позициясендә.
Авыл ипотекасына килгәндә, татарстанлылар арасында сентябрьдә ихтыяҗ зур: ул вакытта 142 шундый ипотека теркәлгән. Әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча Биектау районы алда бара, анда авыл ипотекасы буенча 119 килешү теркәлгән, Арча районында - 102 ипотека.