ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Буа шәһәре һәм районы халкы һәм кунаклары! 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хокукка каршы гамәлләр кылуны кисәтү максатыннан халык арасында уяулыкны арттыру аеруча мөһим булып кала.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Уяу булыгыз!

Буа районы мәдәният идарәсе яңа костюмнар сатып алуда булышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Ранис Камартдиновка рәхмәт белдерә.

Яңа елның төп геройлары – һәр яңа ел бәйрәмнәрендә яшь буалыларны, ата-аналарны, район кунакларын сөендергән Кыш Бабай һәм Кар Кызының костюмнары 10 елдан артык яңартылмаган. Ранис Рафис улы ярдәме белән заявка кыска вакыт эчендә үтәлде һәм шушы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яңа костюмнар алды. Коллекцияне ел символы - Үгез костюмы да тулыландырды. Триада ательесы костюмнары өчен рәхмәт белдерәбез, алар яңа ел кәефе булдыруга ярдәм итәрләр дип ышанабыз.


 

2020 елның 19 декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «The lights of Kazan» («Казан утлары») хәзерге заман популяр музыкасын башкаручыларның X Халыкара яшьләр музыка фестивале - конкурсы узды. Конкурс конкурста катнашучылар тарафыннан Оештыру комитетына җибәрелгән видеоязмалар буенча бер турда үтте. Буа данын район мәдәният йортының Мостафина Рамилә Рамил кызы җитәкчелегендә «Kids time» эстрада вокалы студиясендә тәрбияләнүчеләр яклады . Яшь вокалчылар Рамина Мәхмүтова, Дарья Федотова, Рания Шәрәфетдинова, Дарья Иванова һәм Регина Шәрәфетдинова күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, җиңү яулаганнар инде. Бу юлы да безнең кызларны уңыш көтте. Яшь талантларыбыз фестиваль-конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булдылар. Мондый уңышлы чыгыш, әлбәттә инде, кызларның озак һәм тырыш хезмәте, педагогның һөнәри осталыгы һәм ата-аналар ярдәме нәтиҗәсе булды.

 

1 гыйнвар- Ырынгы, Татар Буасы , Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Үгез куагы.;

2 января - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;

3 гыйнвар – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;

4 гыйнвар - Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;

5 гыйнвар –Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене , Лашчы тимер юл разъезды поселогы, Степановка,Каенлык;

6 гыйнвар – Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;

7 гыйнвар - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки,  Югары Лашчы, Тәүгелде, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;

8 гыйнвар - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы,Яңа Мәртле;

9 гыйнвар - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы , Иске Тинчәле , Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган,Күшке;

Буа районы терлекчеләренең 2020 елдагы эш йомгаклары буенча киңәшмәсе  Кырык Садак сөт-товар фермасында башланды. Биредә терлекнең гомуми баш саны 670кә җитә, аларның 390ы –сыерлар, шуларның 287се-савым сыерлары. Ел башыннан 383 баш бозау алганнар. Уртача тәүлеклек артым 650 грамм тәшкил итә.

Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр чакырылган иде. Район башлыгы Ранис Камартдинов ферманың эше белән танышты, белгечләр белән берлектә терлекләр асрала торган биналарда булды.

Киңәшмәнең икенче өлеше Кырык Садак мәдәният йортында дәвам итте. Белгечләргә лейкоз һәм мастит буенча профилактик һәм дәвалау чараларын үткәрү кирәклеге турында искәрттеләр. Киңәшмә барышында дуңгызларда африка чумасын профилактикалау мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.

Районның нәтиҗәләре һәм башлангыч күрсәткечләре белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов таныштырды.

Киңәшмә Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы җыелыш  хуҗалыкларның иң яхшы белгечләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Буа районы өчен ел начар булмады, әмма һәр хуҗалык зур потенциалга ия, аны киләсе елда да  гамәлгә ашырырга кирәк.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Буа районында Бердәм Россия тарафыннан оештырылган  «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе уза. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әбрар Нурмеевичны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев бәйәм белән котлады. "Өлкән кешеләр, сугыш ветераннары турында кайгырту - безнең уртак һәм  изге бурычыбыз, без бу акциядә катнашып, хөрмәтле ветераннарны котлап, аларга нык сәламәтлек һәм башкарган батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!"- дип билгеләп үтте Шакир Шәяхмәт улы.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эше оештырылуын хәбәр итә.

Гражданинның пенсия яшенә җитүе хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә алганда, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә) хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянырга тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны кабул итү башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 743-29-93.

"Кайнар линия"нең эш вакыты: эш көннәрендә 08.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакын конвертларда түләү яки хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләү фактлары буенча «кайнар линия» телефоны: 8(84374)3-29-93

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: эш бирүчеләр турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хезмәт хакын түләүне тоткарлаучы һәм «конвертларда» түләүче мәгълүмат «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча урнаштыру мөмкинлеге турында.

«Халык контроле»нә һәм эш урыннарында хезмәткәрләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы имин хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.

Сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгынга каршы рейд оештырганнар. Өлкәннәр һәм инвалидлар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшыру белән инструктаж үткәрелгән. Барлыгы 362 кеше колачланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International