Уңай карар кабул ителгән очракта, өлешләп төзүдә катнашучының милек хокукын дәүләт теркәве, төзүченең гаризасы нигезендә, 9 эш көне эчендә башкарылачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә беренче тапкыр «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон кысаларында алыш-бирешне теркәү өчен документлар пакеты бирелде. Өлешче исеменнән гариза «Унистрой» компанияләр төркеме тарафыннан бирелгән. Күчемсез милек объекты Казанның Совет районында урнашкан.
Кулланучылар өчен белешмә.
Елның салкын чоры башлану белән бәйле климат үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия сезоны башлануга бәйле рәвештә, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) башлануга бәйле рәвештә, аеруча социаль инфраструктура объектларында тиешле температура режимын тәэмин итү өлешендә гигиена нормативларын үтәүнең актуальлеге арта: дәвалау-профилактика, мәгариф оешмалары, өлкән яшьтәге балаларга һәм гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, ятим балалар һәм тәрбиясез калган балалар өчен йортлар, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен интернат-йортлар.
Бүген, 30 сентябрьдә Буа муниципаль районының мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Дәрәҗәле кунаклар арасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин булды.
Холлда ТАССРның 100 еллыгына багышланган төрле еллардагы мәктәп фотосурәтләре экспозициясе оештырылган иде
Бүген Буа районында 260 урынга исәпләнгән «АБВГДЕЙКа» заманча яңа төзелгән балалар бакчасы ачылды. Ул «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән һәм Идел аръягы зонасында иң зурлардан булып санала.
Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә күптән көтелгән һәм мөһим вакыйга.
Шәһәрнең "АБВДЕЙКа" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең тантаналы ачылышына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, "СтройИнжиниринг" ҖЧҖ баш инженеры Фоат Хәкимов чакырылган иде.
1 КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРЫГЫЗНЫ ЕШРАК САБЫН БЕЛӘН ЮЫГЫЗ
Көнкүреш юу чараларын кулланып, өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Куллар гигиенасы - грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юыну вирусларны юк итә. Әгәр кулларны сабын белән юу мөмкинлеге юк икән, спиртлы яки дезинфекцияләүче салфеткалардан файдаланыгыз.
Һәрдаим өслекне чистартып һәм дезинфекцияләп (өстәлләр, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ. б.) торыгыз.
2 КАГЫЙДӘ. ЭТИКЕТ ҺӘМ ДИСТАНЦИЯНЕ САКЛАГЫЗ
1 октябрьдән Өлкәннәр декадасы старт ала. Акция чараларының бер өлеше сентябрьдә үк башланды.
Быел ункөнлек үзгәргән форматта уза: массакүләм чаралар һәм концерт программалары булмаячак. Чикләүләр кертелүгә карамастан, ветераннар һәм пенсионерлар белән системалы эш дәвам итә.
Шулай итеп, башка төбәкләрдән килеп урнашкан, бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга киткән, бетерелгән оешмалар пенсионерларына һәм 70 яшен тутыручы юбилярларга, он пакетлары, азык-төлек җыелмаларын тапшыру дәвам итә
1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
· физик затлар мөлкәтенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар салымына керем.
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан, шулай ук физик затларның керемнәре турында 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр нигезендә башкарыла.
Кулланучы-эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен генә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу яки сатып алу нияте булган яисә заказ бирүче граждан.
Безнең кулланучылар буларак хокукларыбыз җитештерүче (сатучы) мөнәсәбәтләре белән барлык өлкәләрне дә колачлый. Күп санлы закон статьяларын, сүзләрен, төзәтмәләрен һәм кушымталарын белеп бетерү мөмкин түгел. Әмма һәр граждан үзенең төп хокукларын белергә, бәхәсле хәлләрдә үз-үзен тота белергә, якларга, үз хокукларын кысрыклауны тоймаска һәм клиентының мәнфәгатьләрен үтәмәүче намуссыз сатучының басымына бирешмәскә тиеш.
Кулланучының барлык төп хокуклары һәм бурычлары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законында (алга таба–Закон) күрсәтелгән. Кулланучы хокукларына карата биш төп нигезләмәне аерып алырга мөмкин:
Бүген, 29 сентябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлеге хезмәткәрләре, “Яшь гвардия” яшьләр мәктәбе белән берлектә Ветераннар советын Өлкәннәр көне белән котладылар һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Ветераннар советына изге сүзләр һәм котлаулар белән Партиянең җирле бүлекчәсе баш белгече Гөлнара Хмельницкая мөрәҗәгать итте, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек теләде.
Ветераннар котлаулардан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.
Буа муниципаль районында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар дәвам итә. Быел үзенең 70 еллыгын билгеләп үтүче район юбилярларына азык-төлек җыелмалары тапшырыла башлады. Бүгенге көнгә безнең хөрмәтле юбилярларыбыз саны 438 кеше тәшкил итә. Аларны чын күңелдән юбилейлары һәм Өлкәннәр көне белән котлыйбыз.